Казан Мэриясе
821 subscribers
3.29K photos
539 videos
642 links
Казан тормышыннан хәбәрдар буласың килсә, безгә кушыл📲
加入频道
– 8 мартны паркта уздырабызмы?

Шундый тәкъдим белән Казан парклары һәм скверлары оешмасы бәйрәм программасын күрсәтте. Аның белән танышыйк:

🌸 8 МАРТ
• 10:00 – «Светлая долина» торак комплексында кундалини-йога. Теркәлү telegram @Aiyamir аша уза.

• 11:00 – «Черек күл» паркында «Булдыклы татар хатын-кызлары» музыкаль лекциясе. Теләк белдерүчеләрне шугалак янында көтәчәкләр.

• 12:00 – Горки-Әмәт паркының чаңгы базасында хатлар җибәрү акциясе узачак. Адресы: Җиңү Проспекты ур., 69 йорт.

• 14:00 – «Ак чәчәкләр» бульвары остаханәсендә скетч-очрашу. Теркәлү

🌸 9 МАРТ
• 19:30 – «Казан» Гаилә үзәге каршында хатын-кызлар өчен ачык-микрофон һәм Stand Up кичәсе. Теркәлү

Кызлар, бәйрәмгә күп калмады😏
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
#УКЫ рубрикасын сагындыгызмы?📚

📍Татарстан Республикасы Милли китапханәсе

Талия Шакирова – «Кошлар»🦆
Жыентык урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына һәм хайваннар дөньясы, табигать, экология белән кызыксынучы киң даирә укучыларга адреслана.

Ирина Травина – «Бөҗәкләр»🦗
Әлеге китап күпсанлы һәм күптөрле тереклек ияләре – бөҗәкләр турында. Бөҗәкләрнең төрләре миллионнан артып китә. Алар жирдә дә, һавада да, суда да яши.

Марат Ганиев – «Татарстан. Без бергә»
Китапта туган җиребез Татарстанда яшәүче күптөрле халыкларның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, милли киемнәре һәм аш-сулары тасвирланган. Китап ике телдә язылган.

Кайсысын балаларыгызга укытыр идегез?
Габдулла Тукай әдәби музеенда иртәгә «Әни» күргәзмәсе ачылачак👩‍🦰

Экспозициядә татар хатын-кызы дөньясына багышланган рәсем сәнгате китаплары, фотосурәтләре һәм әсәрләре күрсәтеләчәк. Килүчеләр шулай ук Габдулла Тукай замандашлары архивларыннан булган музей әйберләре белән танышачак: шагыйрь Газизә Зәбированың апасы сәгате, язучы Гафур Коләхмәтовның әнисе камзулы һәм башкалар.

Чара 11:00 сәгатьтә башланачак
📌 Адресы: Габдулла Тукай ур., 74 нче йорт
Керү ирекле
Казан Мэриясе Татар китабы йорты белән берлектә бәйге игълан итә!🎁

Бәйгедә катнашып, сез «Саумы, Казан» бәйгесе җиңүчеләренең картиналары тупланган открыткалар җыентыгын ота алачаксыз!

Барлыгы 4 җыентык уйнатабыз: икене Казан Мэриясе каналында, тагы икене Татар китабы йорты каналында.

Бәйгедә катнашыр өчен бары тик:
@tatbookhouse язылырга
@kzn_official_tat язылырга кирәк

Нәтиҗәләрне 15 март көнне игълан итәрбез👌
Барсикларны күрдегезме?😁

«Үз телем» проектында җиңү яулаган «Барсиклар гаиләсе» комиксларының беренче чыгарылышын тәкъдим итә.

Әти-әниләр, бүгеннән әлеге комиксның беренче чыгарылышын бушлай йөкләп алып булачак. Шулай ук аның китап формасын, постер һәм наклейкаларын @barsiklar_gailese нән сатып алырга мөмкин.

💌 Комикска сылтама:
https://disk.yandex.ru/d/Iz1-iYhx3_8big
ГТО хәрәкәтенә – әзер!💪

22 марттан 23 мартка кадәр Казанда ике көнлек «ГТО уеннары» оештырылачак. Чара Ишкәкле спорт төрләре үзәге базасында үтәчәк һәм аларда 20 дән 49 яшькә кадәрге казанлылар катнаша ала. Катнашу өчен бары табибтан медицина белешмәсе генә кирәк.

📍Барлык теләүчеләрне Һади Такташ урамы, 122 адресы буенча көтәчәкләр. Ярышлар барышы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.

💬 Шулай ук, 18 – 21 мартта Казанда «Алтын Барс» суга сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары узачак. Турнирда илнең 10 төбәгеннән 135 спортчы катнашачак.
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Микроблардан куркырга кирәкме? Балаларга алар кызыклымы?🧫

Барлык сорауларга микробиолог һәм галим Гөлнур Фәхруллинаның «Сәлам, микроб!» китабы җавап бирер!

💬 Әлеге проект «Үз телем» бәйгесендә җиңү яулады һәм аның ярдәме аша нәшер ителде. Хәзер исә идея китапка әверелде һәм һәркем аның белән таныша ала. Китапка өстәмә итеп, @microblar каналында бик күп башка төр проектлар чыгып бара.

Сез дә «Үз телем» проектында катнашыгыз һәм хыялларыгызны чынга ашырыгыз!🙏 Гаризалар кабул итүгә старт бирелде.
Халыкара хатын-кызлар көне белән, гүзәл затларыбыз🌸

Күңелләрегездәге ихласлык һәм әкияти тормыш могҗизасына ышану беркайчан сүрелмәсен. Бары сез бу дөнья йөзләренә матурлык һәм миһербанлык өстәп торырга сәләтле бит!

Бәйрәм белән!💕
Язгы киемнәрне Әминә белән барлап куябыз!🧥

«Әминә» проекты белән кием атамаларын өйрәнербез. Вместе с Әминой выучим названия одежды на татарском языке.

Роликны монда карарга була👀

👖 Слова, которые могут быть полезны:

яулыкплаток
күлмәк платье
оекбашноски
чалбарбрюки

📌 Татар мохите турында тулырак Казан мэриясе төркемендә!

#татарчаҗырлыйм
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Артистка Алсу Шакирова барыгызга да уңышлы көннәр теләп, кичкә сезне театр биналарында көтеп кала❤️
Казанда көндез бу атнаны җылы һава торышы фаразлана. Чараларга килсәк, безне ниләр көтәчәк икән?👇

🔹 10 МАРТ (дүшәмбе)
17:00/ 19:00 – Г.Камал театрының яңа бинасы буенча экскурсия. Билетлар

🔹 11 МАРТ (сишәмбе)
19:00 – «Апуш» балалар студиясеннән «Мәкәрҗәдә театр» спектакле. Г.Камал театры (Татарстан ур.,1). Билетлар

🔹 12 МАРТ (чәршәмбе)
15:00 – «Айда, с нами» оешмасы белән балалар өчен Республика клиник хастаханәсенә экскурсия. Оренбург тракты, 138 йорт. Теркәлү

🔹 13 МАРТ (пәнҗешәмбе)
15:00 – «Рәшә чыңы» программасы белән Георгий Ибушев концерты. Салих Сәйдашев музее. Керү бушлай
18:00 – Креатив индустрияләр мәктәбендә ачык ишекләр көне. Н.И. Фешин ис. сәнгать училищесы. Теркәлү

🔹 14 МАРТ (җомга)
18:30 – «Барокко. Классика. Неоклассика» концерты. Профессор М.Н. Зарипов шәкертләре башкаруында. Теркәлү: +7 (917) 857-48-13

🔹 15 МАРТ (шимбә)
18:00 – «Ханума» спектакле. Г.Кариев театры. Билетлар

🔹 16 МАРТ (якшәмбе)
17:00 – Кияүләр. К.Тинчурин театры. Билетлар
Яшүсмерләрне кызу атна көтә!

12 МАРТ «Сандугач» клубында Гарри Поттер китаплары буенча интеллектуаль уен узачак. Адрес: Гагарин ур., 77б.

13 МАРТ «Кояш Нуры» клубында татар орнаментын ясап булачак. Дәрес башлана – сәгать 17:00 дә. Адресы: Зәкиев ур., 25а.

14 МАРТ чараларга бай булачак. «Пазллар» клубында (Җиңү проспекты, 62, 2 корпус) сәгать 10:00 дә иртәнге йога дәресе, ә 15:00 дә «Старт» клубында сәнгать дәресе үтәчәк. «Үзебезнекеләр» клубында кәгазьдән кул эшләнмәләрен ясап булачак. Адресы: Степан Халтурин ур., 11/10 йорт.

17:00 дә исә «Лада» клубында узачак акрил белән рәсем ясауга кушылып булачак. Теркәлү +7(927)439-61-53 номеры буенча. «Авангард» клубында (Ломжа ур., 15) сәгать 19:00 дә — пилатес. Теркәлү +7(987)209-12-74 номеры буенча.

15 МАРТ «Канатлы»(«Крылатый») клубында арт-вечеринка булачак. Башлана – сәгать 17:00 дә. Ә 17:30 да «Дуслык» клубында (Мусин ур., 70) өстәл уеннары артында җыелып булачак.

Кыскасы, моңаеп утырырга вакыт юк! Бу атнаны күңелле итеп уздырыгыз😄
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Экскурсовод Раушания апаны сагындыгызмы? Без әйе!👏Шуңа аның белән чираттагы чыгарылышны тәкъдим итәбез.

Муса Җәлил – татар халкының олуг улы, танылган язучы, Советлар Берлеге каһарманы. Ул заманында Казанда яшәгән, монда иҗат иткән һәм татар әдәбиятында һәм мәдәниятында үз өлешен калдырган. Без исә язучы тормышы белән бәйле биналарны барлап чыктык.

Әлеге урыннарда булганыгыз бар идеме?👌