#УКЫ рубрикасы📚
📍Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Рабит Батулла - «Бака-бакылдык»🐸
Нәни укучылар өчен искитмәле иллюстрацияләр белән әкиятләр китабы. Сабыйларыгыз белән укыгыз!
Фәрзәнә Гобәйдуллина - «Әнием кояш икән»🌞
Балалар өчен шигырьләр. Шагыйрә, мөгаллимә Фәрзәнә Гобәйдуллинаның балалар өчен әлеге китабында зөбәрҗәттәй яшел аланнарда курай уйный торган җил-малайлар йөгерешә
Кaфия Закирова, Диана Гыйниятуллина - «Нәниләр китабы»👦🏻
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен энциклопедия. Балага фикерләүне үстерергә, игътибарны арттырырга, хәтерне ныгытырга, сөйләмне камилләштерергә ярдәм итә.
Кайсысын балаларыгызга укытыр идегез?

Гүзәл затлар өчен 3 китап барладык!
#УКЫ рубрикасы📚
📍Казан шәһәренең 27 номерлы китапханәсе (Галимҗан Баруди ур., 25а)
Ләлә Сабирова - «Рәхәткә чыдап кара»😔
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ләлә Сабирова балалар язучысы буларак билгеле. Тик бу китабында укучы аны бөтенләй башка яктан ачачак.
Гәрәй Рәхим - «Бәхетсез ике мәхәббәт»👩🏻❤️👨🏻
Үзара гашыйк кыз белән егеттә саф мәхәббәт ике, ә бөек мәхәббәт хисе бер генә. Китап нәкъ әнә шул хакта.
Зифа Кадырова - «Яраларың белән яратырмын»💔
Бик күп гүзәл затларны мәхәббәт тарихлары белән җәлеп иткән язучы Зифа Кадырованың хикәясе һәм повестьлары.

3 татар журналистының китапларын таптык! Кызыксындыгызмы?
#УКЫ рубрикасы📚
📍Казан шәһәренең 27 номерлы китапханәсе (Галимҗан Баруди ур., 25а)
1. Шиһапов И. - «Кеше эзлим»
Журналист Илфак Шиһаповның төрле елларда язылган мәкаләләре тупланган сайланма әсәрләр китабы.
2. Сәгъдәтшин К.Ш. - «Суд залыннан: мәкаләләр»
Танылган журналист Камил Сәгъдәтшинның республика матбугатында төрле елларда дөнья күргән күпсанлы мәкаләләре турыдан-туры суд залларыннан язылган.
3. Гыймалтдинов Ф.С. - «Буа»
Илебезнең халкының яшәешен, холык-фигылен, күңел дөньясын үзгәрткән Октябрь революциясе, гражданнар сугышы, коллективлаштыру еллары, Сталин репрессияләре, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары "Буа" романының төп геройларын - затлы мулла нәселеннән булган бертуган. Хәмидулла белән Сәгыйдулланы да үз эченә бөтереп ала.

#УКЫ рубрикасы нда бүген татарның зур шәхесләре турында китаплар!📚
📍Казан шәһәренең 38 номерлы китапханәсе (Гоголь ур., 15)
Айдар Фәйзрахманов – «Юлын белгән арымас»🚶
Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов шәхесе турында китап. Шәхси тормышы, хезмәте, фикерләре һәм җырлары.
Роза Туфитуллова – «Бәйлисе бар йөрәкне»💔
Бу китапта сүз татар халкының бөек шагыйре Хәсән Туфан һәм аның рухи дөньясында, үлемсез шигьриятендә тирән эз калдырган хатын-кызлар турында бара. Кемнар алар шагыйрьнең күңелен яулаган затлар?
Аяз Гыйләҗев – «Истәлекләр»✨
Китапта Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев турында истәлекләр, аның иҗаты һәм сәхнәдә куелган әсәрләре хакында сөйләүче мәкаләләр белән бергә үзенең автобиографик язмалары, фоторәсемнәр урын алган.
Роберт Миңнуллин – «Депутат чаклар бар иде»🕰
Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан чыгарылган әлеге китап Татарстан Республикасы парламентының чирек
гасырлык тарихын яктырта, авторның депутат буларак эшчәнлеген чагылдыра.
Кайсы китап сезне аеруча кызыксындырды?

Көз җитте, балалар мәктәпләргә таралышты. Шул уңайдан, әле яңа гына мәктәпкә кергән нарасыйларыгыз өчен файдалы китаплар барладык👇
#УКЫ рубрикасы 📚
📍 Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе (Ямашев проспекты, 81)
Ленар Шәех - «Безнең урманда»🐻
Әдәби-нәфис басма. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен китап. Бергә урман җәнлекләрен өйрәнү өчен шәп китап.
Абдулла Алиш - «Сертотмас үрдәк»🦆
Ачык матур рәсемнәр белән баетылган барыбызга да таныш әкият - Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әсәре. Уңайлы шрифт белән язылган китап мәгълүматны җиңел кабул итәргә ярдәм итәчәк.
Лилия Исхакова - «Дәү әни һәм Бану»👧🏻
«Бану һәм кошчык» китабының дәвамы. Бу юлы Бану исемле кызчык яраткан дәү әнисенә иң шәп бүләк эзли. Китап ике телдә - татар һәм инглиз телендә язылган.
Баланың татарча яхшы итеп сөйләшүе мохиттән һәм, әлбәттә, укыган китапларыннан башлана. Без сайлаган китаплар сезгә ярдәмгә киләчәк дип уйлыйбыз😊

#УКЫ рубрикасы балаларга китаплар әзерләде😁
📍 Казан шәһәренең 27 номерлы китапханәсе (Галимҗан Баруди ур., 25а)
Айсылу Имамиева - «Швециядән килгән Эрик»🐱
Балалар өчен повестьлар җыентыгы. Әлеге китапта «Швециядән килгән Эрик» һәм «Аяз һәм тылсымлы китап» повестьлары урын алды.
Ләлә Гыймадиева - «Ике әни һәм бер математика»💡
Әсәрләрендә язучы укучыларны балалар бакчасы, мәктәп дөньясы белән таныштыра. Балаларны дуслыкның кадерен белергә, тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлы булырга өнди.
Алинә Бикмуллина - «Йолдызлар шулай куша» 🌟
Шук, шаян, теләсә нинди хәлләрдә дә югалып калмый торган
Шәмси кебек малайлар бармы дусларыгыз арасында? Бу китаптагы хикәяләр - нәкъ менә шул тиктормас егет хакында.
Мөстәкыйль укырга яраткан балалар өчен менә дигән китаплар, шулай бит?😊

#УКЫ рубрикасы
олылар өчен иҗат иткән, балалар өчен дә дус булган Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин китаплары белән таныштырыр😌
📍 Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе (Ямашев проспекты, 81)
Роберт Миңнуллин – «Татарларым»👍
Әлеге китапта шагыйрьнең милли шигърияте тәкъдим ителгән.
Роберт Миңнуллин – «Алма бабай»🍎
Әлеге китабында шагыйрь Жирафлар журнал укый, батыр Куяннар Бүрегә хат яза, Аюлар бал алырга базарга бара. Җырлап торган, тиз истә кала торган шигырьләр малай-кызларның да, әти-әниләрнең дә, әби-бабайларның да күңеленә хуш килер.
Роберт Миңнуллин – «Мин мактанчык түгел»😏
Балалар өчен матур шигырьләр һәм маҗаралы әкиятләр җыентыгы
Ә сез бала чакта Роберт абыйның шигырьләрен ярата идегезме?🙏

Күптән кулга китап алганыбыз юк. Шуңа #УКЫ рубрикасыннан олылар өчен 3 китап тәкъдим итәбез😏
📍 ТР ның Милли китапханәсе (Пушкин ур., 86)
Айгөл Әхмәтгалиева – «Туташ»👩🏻
Романда татар театрына нигез салучыларның берсе булган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская язмышы ХХ гасырның киң колачлы тарихи вакыйгалары белән янәшә үрелеп бара.
Рәдиф Сәгъди – «Бервакытны — без тугач...»🐴
Танылган язучы, драматургның автобиографик һәм документаль әсәрләре. Автор укучыда уйлап чыгарылмаган тормыш чынбарлыгына кызыксыну уятырга омтыла.
Фәрит Яхин – «Кышкы розалар»🥀
Әлеге китапта чорыбызның каршылыклы яклары, кешеләрнең яшәеш белән бәйле уй-кичерешләре, күңел дөньялары, фәлсәфи уйланулары сурәтләнә.
Салкын кичләрдә тагы нинди китаплар укырга була?📚

#УКЫ рубрикасын сагындыгызмы?📚
📍Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Талия Шакирова – «Кошлар»🦆
Жыентык урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына һәм хайваннар дөньясы, табигать, экология белән кызыксынучы киң даирә укучыларга адреслана.
Ирина Травина – «Бөҗәкләр»🦗
Әлеге китап күпсанлы һәм күптөрле тереклек ияләре – бөҗәкләр турында. Бөҗәкләрнең төрләре миллионнан артып китә. Алар жирдә дә, һавада да, суда да яши.
Марат Ганиев – «Татарстан. Без бергә»✌
Китапта туган җиребез Татарстанда яшәүче күптөрле халыкларның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, милли киемнәре һәм аш-сулары тасвирланган. Китап ике телдә язылган.