Казан Мэриясе
821 subscribers
3.29K photos
539 videos
643 links
Казан тормышыннан хәбәрдар буласың килсә, безгә кушыл📲
加入频道
Көннәрегез продуктив узсын!

Эльвира Мифтахова башкаруында «Сарман вальсы»н тыңлап, кәефебезне күтәрик әле😁
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Тел байлыгыгыз никадәр зур икән? Уен аша тикшерик!🤘

Нинди сүзләрне күптән белә идегез, ә кайсыларын яңа ишеттегез?
Сәнгать турында сөйләшергә кирәк👩🏻‍🎨

Бүген «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Татарстанда сынлы сәнгатьне үстерү юллары турында фикер алышу, аның проблемалары турында түгәрәк өстәл узачак. Чара Рәссамнар берлегенең хисап күргәзмәсе кысаларында үтәчәк.

Күргәзмә экспозициясендә тамашачыларга узган елгы заманча сәнгатьнең күренекле вәкилләре эшләрен күрсәтәчәкләр, бу елгы иҗатка нәтиҗәләр ясалачак.

Кунакларны 16:00 сәгатьтә Шейнкман урамы, 12 адресы буенча көтәчәкләр. Чарага керү - ирекле.
Есенин татарча яңгырар?🖌

26 февральдә 17:00 сәгатьтә, Сергей Есенин юбилее кысаларында, Казандагы М.Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда аның шигъриятен оригиналда гына түгел, ә татар теленә тәрҗемәдә дә тыңлап булачак.

 «Мин бу җирдә бер узгынчы гына...» шигъри квартирнигында Сергей Есенин шигъриятен татар телендә Фәнил Гыйләҗев, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, Алисә Зарипова, Йолдыз Миңнуллина яңгыратачак. 
Кичә поэзия, музыка һәм пластика белән үрелеп барачак (Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Альбина Ногманова башкаруында).

💬 Исегезгә төшерәбез: Әлеге вакытта биредә күренекле рус шагыйре Сергей Есенинның 130 еллыгына багышлап ачылган «Сергей Есенин: «Я хочу верить в лучшее» күргәзмәсе бара.
Кояш батуы белән шәһәребез яңа төсләр белән бизәлә. Бу мизгелләрне күрми калмагыз!💫
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
«Гәүһәр» фестивалендә катнашкан Нурсиль дуслары белән һәркемгә кайнар сәлам юллый!

Урамда кояш күренмәсә дә, күңелләрдә аның нурлары югалмасын🌞
Рамазан аена 1 көн калып бара!🌙

2025 елның 28 февраленнән 28 мартына кадәр Рамазан ае дәвамында Казанның һәм Татарстанның барлык мәчетләрендә җәмәгать белән таравих-намазлар укылачак.

2025 елда Рамазан шулай ук Татарстан башкаласында яшәүчеләр өчен үзенчәлекле булачак, чөнки Казанның 35 мәчетендә таравих намазы вакытында Коръән хәтем кылыначак. Менә аларның исемлеге

Шулай ук мохтаҗлар өчен ифтар-бокслар өләшү оештыралачак. Көн саен ланч-боксларны «Ризван» мәчетендә (Хөсәен Мәүлетов ур., 48а) алырга мөмкин булачак🙏
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Син дә хыялый Галимҗан хан кебек әкият яратасыңмы?

Дөньяда әкиятне яратмаган җан иясе юктыр ул. Олысы да, кечесе дә әкиятне үз итә. Гомеренең һәр мизгелен әкиятләр укып уздыручы ялкау хан һәм аның ярдәмчесе Гайрәт сине «Әкият китабы»на сәяхәткә чакыра!

📍Кайчан: 3 март, 16:00 сәгатьтә
📍Кайда: «Мәскәү» мәдәният үзәге

Драматург, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча 2024нче елның май аенда сәхнәләштерелгән «Әкият китабы» спектакле кабаттан сәхнәдә! Рәхим итегез!💚

🎟Билетлар сатуда: https://bileton.ru/event?id=188880
Аерым бизәлеш аша бинаны таны!

Бераз уйнап алабызмы? Кулланылган татар мәдәниятенең элементлары аша бинаны танырга кирәк булачак. Бу урынны белмәгән кеше юктыр инде.

Вариантыгызны языгыз👇
Изге айга – Рамазан аена аяк бастык!
Кылган догаларыгыз, тоткан уразаларыбыз кабул булсын🙏
Йортыгызда нинди савыт-саба бар икән?🍴

«Әминә» проекты белән аларның күбесен барларбыз! Вместе с Әминой выучим названия посуды на татарском языке.

Роликны монда карарга була👀

🥣 Слова, которые могут быть полезны:

чәйнекчайник
кәстрүл кастрюля
табасковорода
калакложка
тәлинкәтарелка
чынаякчашка, кружка

📌 Татар мохите турында тулырак Казан мэриясе төркемендә!

#татарчаҗырлыйм
Язны нинди чаралар белән башлап җибәрербез? Карыйбыз👇

🔹 3 МАРТ (дүшәмбе)
16:00 - «Апуш» балалар студиясеннән «Әкият китабы» спектакле. «Мәскәү» мәдәният үзәге. Билетлар

🔹 4 МАРТ (сишәмбе)
09:00-18:00 – Дәүләт музейларына бушлай керү көне.

🔹 5 МАРТ (чәршәмбе)
19:00 – «Tartar» заманча хореография киче. МОҢ театр мәйданчыгы. Билетлар

🔹 6 МАРТ (пәнҗешәмбе)
14:30 – «Вакыт һәм киңлек кысаларында мода» лекцияләр чылбыры. Милли китапханә. Теркәлү

🔹 7 МАРТ (җомга)
15:00 – «Шәҗәрәне өйрәнүгә 7 адым» лекциясе. Шәрык клубы. Теркәлү

🔹 8 МАРТ (шимбә)
13:00 – Мәхәббәт күгәрченнәре. Г.Кариев театры. Билетлар
17:00 – Туган-тумача. К.Тинчурин театры. Билетлар

🔹 9 МАРТ (якшәмбе)
12:00 – «Кәҗә белән Сарык» спектакле. «Әкият» курчак театры. Билетлар
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
«Мәскәү» мәдәният үзәгендә гөрләп узган «Әкият китабы» спектакленең кайбер мизгелләрен карап китик!

«Апуш»лылар булдыралар👏