Azatlıq Radiosı
2.56K subscribers
8.98K photos
903 videos
8 files
15.2K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
加入频道
❗️Русия халыкларының демократик конгрессы милли республикаларда Конституция мәхкәмәсен саклап калуны сорап, Русия Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко исеменә мөрәҗәгать юллады.

Мөрәҗәгатьне татар, саха, алтай, кабарда, балкар, адыгей оешмалары имзалаган.
#укучыбыз_яза
"Мәктәпләргә прокуратура һөҗүменең өч елллыгын бик аңлаешлы, мәгънәле итеп искә алгансыз. Рәхмәт!
Хәтирәләр искергәнче, ул явызлыкны кичергән укытучыларыбызның, укучы балаларыбызның, кызларыбыз-егетләребезнең истәлекләрен мөмкин кадәр күбрәк җыеп, туплап каласы иде. Алардан зур күләмле аяныч «Хәтер китабы» чыгарып булыр иде. Тарихи документ итеп. Бәлки ул китап бер томга гына сыймас та әле. Якын киләчәктә шул хәтирәләргә таянып, дөнья тарихында булмаган, халыкның туган теленә каршы юнәлтелгән опричнина турында таргедиялар, драмалар, роман-хикәя-поэмалар язылыр.

Бик дөрес искәртеп үткәнсез, чынлап та Энгел Фәттахов халыкта тел өчен төп көрәшүче җитәкче булып истә калды һәм калачак. Кемнеңдер шелтсеннән куркып аны бернинди гаепсезгә эшеннән алу — бусы инде безнең хурлыклы мескенлек. Энгел үзенең эш дәверндә Русия һәм Татарстан Конституцияләренең, Русия-Татарстан кануннарының бер маддәсен дә бозмады, аларның бер хәрефеннән да читкә тайпылмады.

Эшеңнән алынганга хурланма, Энгел, эшләп өлгергәнең белән горурлан!"

Әлеге фикер "Мәктәпләргә прокуратура һөҗүменә өч ел. Хаталарны барлау" дигән язмага килде.
Шәмсетдинов мәхкәмәсендә тагын ике шаһит хәрби бүлектә җәберләүләр булуын сөйләгән. Иртәгә мәхкәмә зыян күрүчеләрнең хатыннары һәм әниләреннән сорау алачак.
Казанның Ислам мәдәнияте музеенда "Себер татарлары: мәдәни ядкарьләр" дигән күргәзмә ачылды.
Күргәзмәдә Төмән музей хезмәткәрләре ике гасыр дәвамында барлаган, Себер ягында яшәүче татарларның этнография әйберләре, иске имлада язылган китаплар, көнкүреш җиһазлары, киемнәр, зәркән әйберләре бар.
Русиядәге "Платон" системы үрнәгендә Татарстан төбәк юлларында йөрүче йөк машиналарына түләү кертергә җыена. Федераль канун өлгесе әзерләнгән һәм тиздән тикшерү өчен Русия думасына җибәреләчәк. Азатлык бу яңа түләүгә карата йөк ташучылар фикерен белеште.
⚡️Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хосусый клиникалар табибларын коронавируска каршы көрәштә ярдәмгә чакырып мөрәҗәгать чыгарган.

Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада кадрлар җитми, чөнки дәүләт медицина оешмаларының бөтен хезмәткәрләре коронавируслы авыруларны дәвалауга җәлеп ителгән, аларның тиешенчә йокларга һәм ял итәргә мөмкинлекләре юк.
Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәсендә бүген атышта зыян күргән һәм үлгән хәрбиләрнең туганнарыннан сорау алу булган.

Адвокат Равил Тугушев Азалыкка сөйләвенчә, туганнарының кайгысын тагын да тирәнәйтмәс өчен, Рамил алар алдында мәгълүмат бирмәгән, бары гафу гына үтенгән. https://www.azatliq.org/a/30978104.html
"Татарстан республикасын бетерү өчен Мәскәүдән бик зур адым ясалды. Кызганыч, безнең депутатлар да, президент та, халык та бу хәлне аңламый" диде Азатлыкка ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев.

Татар активистлары Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап бүген Казанда ялгыз пикетларга чыкты.
⚡️Татар активисты Фәрит Зәкиевне полиция бер тәүлеккә тоткарлаган. Адвокаты әйтүенчә, иртәгә аңа карата мәхкәмә утырышы була. Активист Хәтер көне митингын уздырганда канун бозуда гаепләнә.

Бүген Зәкиев Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап ялгыз пикетка чыккан иде.
"Татар теле технология ягыннан алга китте. Татарстанда "Татсофт" бар. Башкортстанда санлы технология өлкәсендә эш бармый. Без, башкортлар, тәрҗемәче эшләү өчен Татарстанга мөрәҗәгать иттек."

Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты җитәкчесе урынбасары, "Башкортстанның дәүләт һәм республика халкы телләрен саклау һәм үстерү" програмын күзәтүче координация шурасы рәисе Тимур Мохтаров белән сөйләштек.
Кырым сусызлыктан интегә, күп районнарда су график белән генә бирелә. Өч дистәгә якын шәһәр һәм авыл халкы суны иртән һәм кич ике-өч сәгатькә генә куллана ала һәм мондый районнар саны арта гына. Азатлык Кырымда су тәэминаты белән килеп туган вазгыятьне тикшерде.
#шундый_хәлләр
Казан һава аланында Истанбулдан кайтып төшкән 22 яшьлек студент кызны тоткарлаганнар.

Таможня хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, аның әйберләре арасында экстремист дип саналган китап табылган.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, кыз үзе әлеге китапны дин өйрәнер өчен сатып алганын, аның Русиядә экстремист әдәбият исемлегенә кертелгәнен белмәгәнен әйткән.
Татарстанда 650 ихтыяри коронавирустан вакцина ясатачак

Роспотребнадзорның Татарстандагы вәкиле Миләүшә Җамалиева сүзләренчә, сүз "Вектор" фәнни үзәге эшләгән "ЭпиВакКорона" вакцинасы турында бара.

Вакцинаны сәламәтлекләренә куркыныч янаган төркемгә ясарга карар ителгән. Бу – мәгариф өлкәсе һәм Роспотребнадзорда эшләүчеләр, ди Җамалиева.
Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәсендә бүген гаепләү ягы үз дәлилләрен китерүне тәмамлаган.

Адвокат Равил Тугушев Азатлыкка сөйләвенчә, гаепләнүче аңа басым ясалганын, җәберләү очраклары турында сөйләгән.

Тәнәфес вакытында Рамил Чита имамы белән очрашкан. Аның имам белән күптән очрашасы килә иде, диде Тугушев.
Мәхкәмә татар активисты Фәрит Зәкиевне 60 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем итте. Хәтер көне митингында "темадан тайпылган өчен".

Моңа кадәр активистлар күпсанлы акчалата штрафларга тартылды. Аларны түләүдә халык ничек ярдәм итә ала? Татар, башкорт һәм кырымтатар милли хәрәкәтләренең тәҗрибәсен барладык.
Башкортстанның элекке җитәкчесе Рөстәм Хәмитов чорында дәүләт дачаларын тотуга бер елга 18 миллион сум киткән булса, хәзер Радий Хәбиров чорында бу сан 96 миллион сумга җиткән.

Навальный штабы Хәбиров дачалары турында хисап чыгарды. Республиканың социаль-икътисади хәле мөшкел булганда, болай типтереп яшәү килешми ди активистлар.
"Күрәсең, хакимият "Башкорт"ны телгә алуны да бетерүне максат итеп куйган."

"Башкорт" оешмасын экстремист дип танып аның эшчәнлеген тыйганга ярты ел булганда, оешманың элекке әгъзаларына басым тагын да көчәеп киткән.

Җәмәгать эшлеклесе Руслан Габбасов комментарын тәкъдим итәбез.
Кырым прокуратурасы ATR кырымтатар телеканалы җитәкчесе, Кырымның элекке вице-премьеры Ленур Ислямовны 19 ел төрмәгә хөкем итүне сорый.

Ислямов үзе хәзерге вакытта Киевта. Үзенә каршы җинаять эшен ул сәяси сәбәпләр белән аңлата һәм Кырымның аннексиясенә каршы чыккан өчен ачылган дип саный.
"Өч көн йоклатмый тотмаган булсалар, мин бу адымга бармаган булыр идем."

Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәнең бүгенге утырышында хезмәттәшләрен атканда нинди хәлдә булуы, нинди хисләр кичергәне турында сөйләгән.

Адвокат Равил Тугушев Азатлыкка әйтүенчә, Рамил шулай ук кылган адымы өчен үкенүен әйткән.