Azatlıq Radiosı
2.57K subscribers
9.37K photos
948 videos
8 files
15.5K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
加入频道
Казанда төзелгән Kazan mall сәүдә үзәге Татарстандагы ике дәүләт теленең берсе булган татар телен санга сукмый. Бина эчендәге язулар урыс һәм инглиз телләрендә генә язылган.

Тантаналы ачылыш 5 декабрьгә билгеләнгән. Ул – Татарстанда иң зур сәүдә һәм күңел ачу үзәге булачак. Аны төзү 6 миллиард сумга төшкән.

Kazan mall – UD Group ширкәте проекты. Мөдирләр шурасын Илфат Гыйлфанов җитәкли, аның урынбасары – бертуганы Алберт Гыйлфанов.
📆 Европа татар хатын-кызларының "Ханым" оешмасы 2021 елга милли календарь әзерләде. Ул милли киемгә багышлана. Һәр айны бер хатын-кыз тәкъдим итә.

Азатлык "Ханым" оешмасы җитәкчесе Гөлнур Даутова белән әлеге календарьны әзерләү, пандемия чорында хатын-кызларны туплау, проектның максатлары турында сөйләште.
Бүген Читада Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәсендә өченче утырыш узды. Адвокат Руслан Нәгыев Азатлыкка сөйләгәнчә, тагын бер шаһит Рамил хезмәт иткән хәрби бүлектә бабайлык күренешләре булуын раслаган.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның вазифасыннан китүен таләп итеп ялгыз пикетка чыкты.

Бу адымы белән ул Татарстан Язучылар берлеген Русия Язучылар берлегенә кушу ниятенә ризасызлык белдерде.
😷 Татарстанда битлек кию ким дигәндә җәйгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстандагы вәкиле Любовь Авдонина белдерде.

"Битлек режимы яз айларында 100% сакланачак. Җәен ничек булыр – карарбыз", диде ул.
Ул арада Башкортстанда Куштау шиханын яклаган активистларны эзәрлекләү дәвам итә. 27 ноябрь Әлшәйдә активист Диләрә Ахунҗанова мәхкәмәсе уза. Ул август аенда Куштау шиханын саклауны таләп итеп социаль челтәрләрдә фото куйган булган. https://www.azatliq.org/a/30968336.html
Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматына күрә, дөньяда хатын-кызларның 30 проценты ирләре тарафыннан нинди дә булса физик яки җенси көч куллануга дучар ителә.

25 ноябрь – хатын-кызларга карата көч куллануга каршы көрәш көнендә Азатлык изелеп яшәү рәвешен үзгәртергә көч тапкан ике хатын-кыз белән сөйләште.
Казанның башкала статусы турында канун өлгесе Татарстан Дәүләт шурасы көн тәртибеннән алынды. КПРФ вәкиле Артем Прокофьев тәкъдим иткән һәм кызу бәхәсләр уяткан өлгедә Казан мэрын халык тарафыннан сайлап кую да каралган иде.
— Син миңа ни өчен аттың?
— Бәдрәфтә батырырга вәгъдә иттеләр, өч тәүлек йокламаган идем, башым эшләмәде..

Сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәсендә бүген шул атышта исән калган Владислав Шпак чыгыш ясап, хәрби бүлектә бабайлык чәчәк атканын раслаган.
❗️Дәүләт шурасы утырышында депутат Рамил Төхвәтуллин Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап чыгыш ясады. Конституция мәхкәмәсе бетерелсә, Татарстанның дәүләт буларак хакимият бүленеше бозылачак, диде ул.

Шул ук вакытта Төхвәтуллин мәхкәмәне саклап калырга, мөрәҗәгать кабул итәргә чакырмады. Аның чыгышын депутатлар алкышлап каршы алды, әмма башка беркем дә фикер белдермәде.

Русия төбәкләрендә Конституция мәхкәмәләре 2023 елга кадәр бетереләчәк.
— Без урыс теленә күнеккән, бәйдәге эт шикелле. Алай булырга тиеш түгел. Болай үз телебезне югалтачакбыз.

Кыргызстанның Конституция киңәшмәсе әгъзасы Садирдин Торалиев Кыргызстанда урыс теленең рәсми тел статусын гамәлдән чыгарырга чакырды.
Өч ел элек милли телләргә каршы оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә мәктәпләрдә ана телләрен укыту ихтыярига калдырылды. Шул вакыйгалар һәм аларның нәтиҗәләре турында Дөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты каршындагы Ата-аналар комиссиясе рәисе Эльвира Байназарова һәм элек татар телен укыткан, хәзер Татарстаннан читтә урыс телен укытучы Ксения Зарипова белән сөйләштек.
Башкортстанда Әлшәй район мәхкәмәсе Куштауны яклап социаль челтәрләрдә фото урнаштырган активист Диләрә Ахунҗанованы биш мең сум штрафка хөкем иткән.
Мәскәү мәхкәмәсе Азат Мифтаховны 4 мартка кадәр сак астында калдырды

МДУ аспиранты Азат Мифтахов "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан өчен экстремизмда гаепләнә. Аның изоляторда утыруына ел ярымнан артык вакыт узды.
#сәяси_тоткыннар
"Әни, мин җинаятьче түгел!"
"Мемориал" хокук яклау үзәге мәгълүматына караганда, Русиядә 362 сәяси тоткын бар. Әниләр көне алдыннан Азатлык сәяси тоткын дип танылган егетләрнең әниләре белән сөйләште.
29 ноябрь Татарстанда байрак көне билгеләнә. Дәүләт оешмаларыннан кала, республика әләмен бүген спорт уеннарында да күрергә була. Ләкин аны бар такымнар да кулланмый.

Азатлык "Ак Барс", "Рубин", УНИКС, "Зенит" такымнарының Татарстан байрагын ни дәрәҗәдә куллануын күзәтте һәм аларны Башкортстан клублары белән чагыштырды. https://www.azatliq.org/a/30973894.html
Прокуратура мәктәпләрне дер селкетеп, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков парламентта чыгыш ясап, татар теленең ихтыярига калдырылуына өч ел тулды.

Азатлык 2017 елда булган вакыйгаларны искә алды һәм федераль үзәк һөҗүменә каршы тору юлларын барлады.