Azatlıq Radiosı
2.57K subscribers
9.27K photos
945 videos
8 files
15.5K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
加入频道
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Уфада ришвәт эше нигезендә депутат Филүс Ишбулатов тоткарланган

Ул Уфа шәһәр шурасы депутаты һәм "Агидель-ИнвестСтрой" ширкәтенең мөдире булып тора. Ишбулатов Башкортстан Дәүләт торак күзәтүе оешмасы хезмәткәренә ришвәт бирүдә шикләнелә. Бу хакта РБК Уфа хәбәр итә.

Тикшерү фаразына күрә, 57 яшьлек Ишбулатов Уфаның Ленин районында төзелгән торак йортка уңай бәяләү бирү өчен дәүләт инспекторына 50 мең сум акча тапшырган.
Azatlıq Radiosı
Соңгы елларда Татарстан мәктәпләрендә татар теленнән имтиханны күпме бала сайлаган?

2017 – 74 укучы
2018 – 18 укучы
2019 – 15 укучы
2020 – 9 укучы

📉 2022 – 1 укучы
2023 – 8 укучы
2024 – 8 укучы

📈 2025 – 34 укучы

Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин быел татар телен сайлаучы укучылар саны артты дип мактанды. Әмма бу барлык 11 сыйныф укучыларның 0,21%ын гына тәшкил итә икән.

💬 Сез ни уйлыйсыз, хөрмәтле укучыларыбыз? Бу уңышмы, әллә күз буяу гынамы? Бүгенге шартларда ничә укучының татар теленнән имтиханны тапшыруы – мөһим күрсәткечме?
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
🎶 Социаль челтәрләрне инде берничә көн AY YOLA башкаруында башкорт җыры яулап алды.

Җыр аеруча Казакъстанда популярлык яулады. Русия тыңлаучылары да күп, бу күренеш АИГЕЛнең "Пыяла" җыры уңышын кабатлый дип санаучылар да бар.

Тик башкорт аудиториясеннән бу җырга мөнәсәбәт каршылыклы. Социаль челтәрдә башкаручының башкорт теле начар, сүзләрне дөрес әйтми дип язучылар да җитәрлек.

Сезгә бу җыр ничек, ошыймы? Фикерләрегезне языгыз, кызык бит 😄

Безнең Әйдә! Online проекты бу җыр мисалында татар һәм башкорт телләре якынлыгын күрсәтә, видеода текстны ике телдә күрә аласыз.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 27нче март. Азатлык Радиосы эшен әлегә дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹АКШның финанслар министры Скотт Бессент, Русияне SWIFT системына янә кушу мәсьәләсе турындагы сорауга җавап биргәндә, "барысы да мөмкин" диде. Бу Украинадагы сугышны туктатуга бәйле: АКШ Русиягә карата кертелгән чикләүләрне киметә дә, арттыра да ала, дип белдерде ул.

🔹Русиянең АКШтагы илчесе Александр Дарчиев Русия ватандашларына АКШ визаларын ясату эшен җиңеләйтү белән шөгыльләнәчәген белдерде. Шулай ук, аның сүзләренчә, ул АКШ белән РФ арасында турыдан-туры очышларны торгызырга да тырышачак.

🔹АКШ чит илләрдә җитештерелгән барлык машиналарга да 25%лык тарифлар кертәчәк. Ул хакта президент Доналд Трамп белдерде. Аның фаразларына күрә, әлеге пошлиналар ике елда ил бюджетына $1 триллионга кадәр керем алып килергә мөмкин. Тарифлар 2 апрельдән кертелер дип көтелә.

🔹Быел Казаннан Иран башкаласы Тәһранга һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Әбу-Дабига турыдан-туры очышлар ачылырга мөмкин. Тәһранга — май азагыннан Иранның Mahan Air, ә Әбу Дабига октябрьдән Air Arabia ширкәте очар дип көтелә.

🔹Валюталар курсы: $🇺🇸 = 84.09 сум; 🇪🇺 = 90.55 сум; ₺🇹🇷 = 2.21 сум. Кояш бату вакытлары: Казан — 18:12, Чаллы — 17:58, Уфа — 19:43, Самар — 19:04, Мәскәү — 18:58

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
Төнлә Русия Украинага һөҗүмнәрен дәвам итте, 20дән артык кеше яраланган дип белдерә Украина ягы.

Харьков өлкәсендә 18 кеше яраланган, алар арасында балалар да бар, диелә. Бер йорт тулысынча җимерелгән, тагын 12 йортка зыян килгән.

Харьковның үзендә атышлар аркасында 12 яшьлек кыз-бала яраланган.

Днепропетровски өлкәсендә — 4 кеше, Сумы өлкәсендә бер кеше яраланган.

Украина президенты Владимир Зеленский шушы һөҗүмнәрдән соң "Русиягә барган басымны киметү турында сүз алып бару урынсыз" дип белдерде.

Русиянең саклану министрлыгы бүген иртән Русия территориясендә бер украин дроны юк ителгән дип хисап тотты.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итеп чыкты. АКШның хәзерге президенты Доналд Трамп Русия-Украина сугышын туктатам дип вәгъдә биргән иде, әлеге вәгъдәсен тормышка ашырырга тырышып ул һәр ике як белән дә сөйләшүләр алып бара.

@azatliqradiosi
❗️Тольяттидагы мәхкәмә "Баймак эше"ндә гаепләнүче 4 ир-атка хөкем карарлары чыгарган.

🔸Айтуган Китиковны 7 ел колониягә хөкем иткәннәр;

🔸Фидан Исмәгыйлев — 6 елга;

🔸Шәфкать Үлмәсбаев — 7,5 елга;

🔸Раян Фәттахов — 5,5 ел колониягә хөкем ителгән.

Дүртесе дә "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" һәм "хакимият вәкилләренә карата көч куллануда" гаепләнгән иде.

Шулай итеп, "Баймак эше"ндә гаепләнүче 34 кешегә хөкем карарлары чыгарылды. 2024 елның гыйнварында башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап оештырылган протестлардан соң барлыгы 80ләп кеше тоткарланган иде.

"Баймак эше" белән бәйле бөтен мәгълүматны 👉биредә укый аласыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды

Казанда Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы корылтае уза.

Язучы Ркаил Зәйдулла икенче мөддәткә берлек рәисе итеп сайланды.

Язучылар берлеге рәислегенә өч намзәт тәкъдим ителде: Ркаил Зәйдулла, Хәбир Ибраһим һәм Рәмис Аймәт.

Рәмис Аймәт үз намзәтен алды.

Барлыгы 194 кеше тавыш бирде. Аларның 167сы Ркаил Зәйдуллага, 20се Хәбир Ибраһимга бирелде, 7 бюллетень бозык дип танылды.

Әлеге вакытта берлекнең низамнамәсенә үзгәртүләр кертү тәкъдим ителә.

👉Тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
🐟Мисырда Хургада ярында туристлар батискафы баткан.

Русиянең Хургадагы консуллыгы хәбәр итүенчә, әлеге хәл җирле вакыт белән сәгать 10.00да булган. “Синдбад” батискафы коралл рифларын карау өчен су астына экскурсия оештырган. Анда экипаждан кала 45 турист булган. Алар барысы да Русия ватандашлары диелә.

"Би-би-си" язуынча, ким дигәндә алты кеше һәлак булган, тугыз кеше төрле җәрәхәтләр алган һәм 29 кеше коткарылган. Җәрәхәтләнүчеләр Хургада хастаханәләренә салынган.

@azatliqradiosi
АКШ президенты Доналд Трамп АКШның Глобаль медиа агентлыгын (USAGM) кыскарту турында фәрман имзалаганнан соң Азат Европа/Азатлык Радиосы язмышы мәсьәләсе күтәрелде.

Азатлык Радиосы белән килеп туган хәлгә карата мөрәҗәгатьләр вә белдерүләр белән дә чыктылар.

Без аларны бер урынга тупладык. Күбрәк безнең сайтта укый аласыз.

@azatliqradiosi
Зәйдә мәкхәмә татар гимназиясендәге ике укучының әнисен балаларын урыс теленнән имтихан тапшыру өчен гариза язарга мәҗбүр иткән.

Балалар әлеге имтиханны тапшырмыйча, Дәүләт йомгаклау аттестациясен үтмәгән дип санала.

Вечерняя Казань язуынча, тикшерү барышында әниләре урыс теленнән имтихан тапшыру өчен гариза бирүдән баш тартуы ачыкланган. Шул сәбәпле, балалар узган ел йомгаклау аттестациясенә кертелмәгән һәм узган елны аттестат ала алмаган.

Әлеге хәлне прокуратура мәхкәмәгә шикаять иткән, һәм мәхкәмә прокуратура таләбен канәгатьләндергән.

@azatliqradiosi
«Апуш» татар балалар театр студиясенең «Авыл эте Акбай» мюзиклы VI «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театрлары фестивалендә җиңгән.

Казан мэриясе Телеграм каналы хәбәр итүенчә, финалда Идел буе федераль бүлгесеннән 28 спектакль катнашкан. Йомгак ясау чарасы Ижау шәһәрендә узган.

Балалар спектакльләре арасында “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә Акбай ролен уйнаган Рәмис Хәкимов, “Иң яхшы музыкаль бизәлеш” номинациясендә спекҗакльгә көйләр язган композитор Зөлфәт Вәлиуллин җиңү яулаган.

Берничә ел элек Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда "Апуш" театр берләшмәсенең сәнгать җитәкчесе Алия Фәйзрахманова: “Спектакль куярга грантлар бүлеп биреп булырмы икән? Иң зур һәм үтемле ысул — театр аркылы балаларны телгә алып керү, аларны гашыйк итү. "Апуш" зур гаиләгә әверелде. Балалар атнаның биш көнендә дүртешәр сәгать шөгыльләнә, — дигән иде.

@azatliqradiosi
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
💬"Сугыш бетсен иде! Туйдырды, ардым!"

💬"Фәкать тынычлык, тынлык кына телим"

💬"Сугыш болай тиз генә бетмәстер ул..."


Гади украиннар Трамп белән Путин сөйләшүләреннән нәрсә көтә? Сугышның якын арада бетүенә ышанамы? Украина шәһәрләреннән әзерләнгән сораштыру карарга тәкъдим итәбез.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итеп чыкты. АКШның хәзерге президенты Доналд Трамп Русия-Украина сугышын туктатам дип вәгъдә биргән иде, әлеге вәгъдәсен тормышка ашырырга тырышып һәр ике як белән дә сөйләшүләр алып бара.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar