Azatlıq Radiosı
2.58K subscribers
9.37K photos
947 videos
8 files
15.5K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
加入频道
Дөньяда коронавирус таралу дәвам итә. Авыру физик яктан гына түгел, психологик проблемнар да тудыра.

Пандемиянең кеше психикасына тәэсире, җәмгыятьтә борчу хисе артуы, аңа каршы көрәш юллары турында психолог белән сөйләштек. https://www.azatliq.org/a/30980765.html
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре 2020 елда "Хәтер көне" митингы өчен 60 сәгать мәҗбүри эш җәзасына хөкем ителгән Фәрит Зәкиевне яклап, матбугат очрашуы уздырды. ТИҮ активисты Галишан Нуриәхмәт Татар иҗтимагый үзәгенә карата даими басым баруын әйтте. Зәкиев Татарстан Дәүләт шурасын яңадан сайларга чакырды.
Җәй көне Галимҗан Зарипов Чаллыда коронавирус таралуга каршы ашыгыч чаралар күрергә сорап Миңнехановка хат язган иде. Хәзер ул үзе дә хатыны белән бу чирне йоктырып авыр хәлдә хастаханәдә ята, дип хәбәр итә Фәүзия Бәйрәмова.
Audio
🎧 "Татарча подкастның" чираттагы чыгарылышында сәламәт туклану турында сөйләштек. 🥕Файдалы ризыкларны кайдан алырга, аларга акчаны ничек җиткерергә, вегетарианлык сәламәтлеккә зыян саламы, учлап витамин ашауның файдасы бармы? 🥬 Бу хакта Казаннан нутрициолог Гүзәл Сафиуллина һәм Уфадан веган Айгөл Голубкова белән фикер алыштык.
⚡️ Мәскәү өлкәсендәге апелляция мәхкәмәсе башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовка хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

Элегрәк Самардагы хәрби мәхкәмә активистны дүрт маддә нигезендә гаепле дип табып, 9 ел кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән иде.

Бүгенге утырышта Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмә алдында соңгы сүзен әйтте.
Татар Википедиясенә өлеш кертәсегез киләме?

Википедиядә татарча язучылар өчен бәйге игълан ителде. Бүләкләү фонды 200 мең сум тәшкил итә.

Бәйгедә катнашу өчен кимендә дүрт материал тапшыру кирәк. Белешмә энциклопедик стильдә булырга тиеш.

Язмалар 2020 елның 15 декабреннән 2021 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 15 февраль ясалачак.
Бүген Казанда ачылган KazanMall исемле иң зур сәүдә үзәгендә татар теленә урын табылмаган.

Азатлык һәм татар активистлары бу җитешсезлек турында кисәтеп хатлар язган иде.

Бина хуҗалары нибары өч тактага татарчаны өстәгән — сәламләү, хушлашу һәм бәдрәф сүзләрен.
"Каршы көрәшү дигән сүз миңа ошамый. Без көрәшмәскә тиешбез. Кирәк булса, безгә спорттагы кебек узып китәргә кирәк."

Дөнья татар конгрессының Милли шурасы еллык утырыш үткәрде. Катнашучылар җанисәп мәсьәлән күтәрергә сораса да, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев аны киләсе ел башына кичектерде. Башкортлаштыру сәясәтенә каршы да көрәшмәскә чакырды.
Быел пандемия аркасында яңа ел алдыннан зур релизлар әллә ни күренми. Шулай да Азатлык елның соңгы аенда кинотеатрларда һәм стриминг хезмәтләрендә карарлык фильм-мультфильмнар тәкъдим итә. https://www.azatliq.org/a/30985528.html
Укытучылар, тәрбиячеләр арасында коронавирус белән чирләүчеләр шактый. Аларга вакцина ясатырга тәкъдим ителә. Мөгаллимнәр исә чирне алдан йоктыручылар сафында булса да, вакцина ясатырга шикләнә. Азатлык берничә укытучы белән сөйләште.
Япониядәге Цукуба университеты студенты Мидзуки Сакурама чит илләрдә яшәүче татарларның туган телләрен ни дәрәҗәдә куллануын өйрәнеп диссертация язган.

Азатлык галимәдән фәнни эшен әзерләгәндә ниләр ачыклаганын, кайсы илләрдә татарлар туган телләрен яхшырак саклаганын, мәктәпләр булмаган шартларда татар теленең үсеш мөмкинлекләре турында сорашты.
Бүген Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәсендә рота командиры Дмитрий Прилепкодан сорау алынды. Ул төнге йокы вакытында гаскәр низамнәмәсе укылырга тиеш түгел, аның өчен аерым вакыт бар дип белдерде.

Моңа кадәр Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәгә биргән аңлатмаларында "кизү торганда өч тәүлек йокларга бирмәделәр" дип сөйләгән иде.
Дөнья татар яшьләре форумы оештырган "Ачык университет" сайтында "Татар дизайны: файдалы материаллар" дип аталган курс барлыкка килде.

Курс 5 темага бүленгән: татар хәрефләре һәм каллиграфия, рәсемнәр һәм милли орнаментлар, милли кием, татар образы һәм милли архитектура. Сайтта теркәлгәннәр аны бушлай уза ала. https://www.azatliq.org/a/30987598.html
Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында композитор Эльмир Низамовның "Алтын Казан" мюзиклы премьерасы узды. Ул быелгы "Үзгәреш җиле" проекты кысаларында дип тәкъдим ителде. Премьерада хәбәрчебез булып кайтты.
⚡️ Казанда милли мәгариф турында сөйләшүгә журналистлар кертелмәгән.

Татарстандагы югары уку йортлары ректорларының киңәшмәсеннән журналистларны ишек төбеннән кире боргыннар. Аларны чарага кертмәскә әмер булды, дип белдерде үзен Казан кооператив институтының Яшьләр сәясәте үзәге хезмәткәре дип таныштырган Роберт Стешенко.

Азатлыкка билгеле булганча, әлеге чарада Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Русия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева чыгыш ясарга тиеш булган.
Казан һәм Татарстан митрополиясен моңа кадәр Екатеринбур митрополиты вазифасында булган Кирилл җитәкләячәк. Бу турыда карарны Урыс православ чиркәве җитәкчелеге кабул иткән. https://www.azatliq.org/a/30990108.html
— Ни өчен Сез Мәскәүдә җитәкчелек иткән ун ел эчендә йөздән артык чиркәү төзелгән һәм бер генә яңа мәчет тә салынмаган?

Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш бүлгесе татарлары мохтарияте Мәскәү башлыгы Сергей Собянин исеменә хат юллаган. Хатның авторы — мохтарият рәисе Гаяз Ямбаев белән әңгәмә кордык.
9 декабрь — Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне. Татарстанда ришвәтчелекнең үз төсмере бар ди "Сираҗи сүзе" газеты баш мөхәррире, ришвәтчелек хакында язучы Искәндәр Сираҗи. Ул Азатлык сорауларына җавап бирде.