ДУМ РФ татарча
632 subscribers
1.51K photos
210 videos
3 files
370 links
Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе хәбәрләре
加入频道
Мөфти Россия героена орден тапшырды
Кичә - 4 мартта
Мәскәү Җәмигъ мәчетендә дәүләт эшлеклеләре өчен ифтар мәҗлесе узды

Анда Россия Герое Рөстәм Гали улы Сәйфуллин да чакырулы иде.
Милләттәшебезне Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин
Россия мөселманнарының иң олы бүләге  «Әл-Фәхр» почет ордены белән бүләкләде.
Мәҗлескә кадәр мөфти шәех Равил Гайнетдин Рөстәм Сәйфуллин белән аерым очрашып, аңа рәхмәтен һәм догаларын ирештерде.

@DUMRF_TAT
Рамазан нәсыйхәте
Нәтиҗәсе Аллаһка гына билгеле гыйбадәт

كُلُّ عَمَلِ ابْنِ آدَمَ لَهُ إِلاَّ الصِّيَام فَإنَّهُ لِي وَأنَا أجْزِي بِهِ

«Адәмнең, уразадан кала, теләсә кайсы эше аның үзе өчен эшләнә, ә ураза Минем өчен тотыла, Мин аның өчен [әҗерен] бирермен» (Әл-­Бохари «Сахих»ы, 1904).

Рамазан җомгасы мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT
​​Бәйрәм котлавы
Мөфти шәех Равил Гайнетдин ханым-туташларны Халыкара
хатын-кызлар көне белән котлый
Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте, бар
имамнарыбыз һәм шәхсән үзем исемемнән хатын-кызларыбызны Халыкара хатын-кызлар көне белән аеруча шатланып котлыйм!
Бүген хатын-кызларның кызыксынучанлыгына һәм ихтыярына буйсынмаган һөнәрләр калмады диярлек. Шулай да Аллаһы Тәгалә бүләк иткән яңа буынга тормыш бирү сәләте инде аларны кадерле мөнәсәбәткә һәм чиксез рәхмәткә лаеклы итә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһугаләйһи вә сәлләмнең хәдисендә: «Җәннәт
– әниләр аягы астында», – диелгән.
Һәркемнең тормышында, аның әнисеннән дә кадерлерәк кеше юк һәм була да алмый.
Россиянең чын каһарман ул-кызларын тәрбияләгән һәм
тәрбияләүче илебезнең аналары каршында бүген тагын бер кат баш иябез.
Халыкара хатын-кызлар көнен юкка гына нәкъ менә бүген билгеләп үтмибез. Чөнки 8 Март җитү белән без әбиләребез, әниләребез,
хатыннарыбыз һәм сеңелләребезнең иң яхшы сыйфатларын чагылдырган яз килүен чын-чынлап тоя башлыйбыз. Хатын–кызларның сизгерлеге, игътибарлыгы, яхшылыгы
һәм кайгыртучанлыгы ир-егетләрне үз гаиләсенең һәм үз Ватанының чын сакчысы булырга рухландыра торган сыйфатлар.
Бүгенге бәйрәм көнендә һәр хатын-кызга ихлас күңелдән
бәхет, мәхәббәт, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүен телим!

Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин
Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте рәисе

@DUMRF_TAT
ДУМ РФ татарча
Рамазан нәсыйхәте Нәтиҗәсе Аллаһка гына билгеле гыйбадәт كُلُّ عَمَلِ ابْنِ آدَمَ لَهُ إِلاَّ الصِّيَام فَإنَّهُ لِي وَأنَا أجْزِي بِهِ «Адәмнең, уразадан кала, теләсә кайсы эше аның үзе өчен эшләнә, ә ураза Минем өчен тотыла, Мин аның өчен [әҗерен] бирермен»…
#Рамазан2025
Кичәге хәдискә кайтып
«Әлбәттә, гыйбадәтнең башка төрләре бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә башкарылырга тиеш, әмма ураза тоту аеруча мөһим гыйбадәт булып тора, чөнки аның кабул ителү-ителмәвен Аллаһтан башка берәү дә белми. Шуңа күрә Җәннәттә Әр-Раййән дип аталган капкалар бар, ул капкалардан бары тик ураза тотучылар гына керә алачак.

Ураза тотуның җан өчен файдасы шунда: ул Раббыбызның рәхимле һәм шәфкатьле булуы хакында искә төшерә. Ашыйсы һәм эчәсе килү Үзенең барлык колларына ризык бирүче Аллаһның ни дәрәҗәдә шәфкатьле булуын аңларга мөмкинлек бирә. Адәм балалары Раббыларының бөеклеге алдында үзләренең никадәр көчсез булуын аңлый һәм таный, үз нәфесен (хайвани теләкләрен) авызлыклап, сабырлыкка ирешә.

Ураза тоту бик күп очракларда файдалы: ул үзебездәге түбән һәм югары табигый көчләр каршылыгын ныграк аңларга да ярдәм итә.
Билгеле булганча, матди асыл (нәфес) даими рәвештә матди яктан канәгатьләндергәнне көтә. Ә безнең рухи табигатебез үзенең Раббысына якынаю юлларын эзли.

Нәфесне авызлыклап тотуга омтылу иман китерүчеләрнең аерылгысыз сыйфаты булырга тиеш. Ураза тоту шушы көрәшнең иң яхшы алымнарыннан берсе санала. Ураза тотканда теләкләреңне җиңү күңелне канатландыра, үзеңне чиста һәм ирекле итеп тоярга мөмкинлек бирә. Әгәр теләкләргә иярсәң, аларга өстен чыгачак һәм хурлык юлына илтәчәк. Без еш кына тәнебез теләгән нәрсәләрне эшлибез: ачыккан булсак, шундук ашарга эзли башлыйбыз; тамагыбыз кипсә, эчәргә эзлибез. Ә ураза вакытында шушы хисләрдән ихтыярыбыз чыныга. Без нәфесебезне җиңә алабыз дип, гел исебезгә төшереп торабыз. Шулай итеп, ураза тоту – бер үк вакытта Аллаһ яраткан гамәл дә, үз ихтыярыңны чыныктыру, ягъни камиллеккә ирешү дә.

Ураза тоту җәмгыять алдында җаваплылыкка да этәрә – ач торуның һәм эчәсе килүнең ни икәнлеген белгәч, ураза тотучы мохтаҗларга ешрак игътибар итә, юмартрак һәм җаваплырак була башлый.
Шул ук вакытта тәкәбберлек кебек түбән хисләр бастырыла, чөнки Аллаһ каршында ураза тотучыларның барысы да бертигез, бары тик бик тәкъвалар гына үз Раббысына якынрак була. Ураза тотучылар күбрәк изге гамәлләр кылырга ашыга, үзсүзләнеп йөрми. Иман китерүчеләрнең бердәмлеге һәм татулыгы ураза вакытында шулай ук арта, чөнки бергә ураза тоту һәм авыз ачу, бергәләп дога кылу җәмгыятьтәге бердәмлекне һәм татулыкны ныгыта, бер-береңә хөрмәт һәм ярдәм күрсәтүне арттыра».

Мөфти шәех Равил Гайнетдиннең «Ислам: инану, гыйбадәт, әхлак, канун» китабыннан алынды

@DUMRF_TAT
#Рамазан2025
​​Фидия - ураза тотмаган өчен түләү
Ислам диненең иң зур үзенчәлекләреннән берсе – бу диннең җиңел булуы, теге яки бу мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирүе белән бәйле.
Шәригать мөэминнәргә ураза тоту кыенлык тудырса яки башка сәбәпләр булса, алар ураза тотудан баш тарта ала.
Бу сәбәпләр ике төркемгә бүленә. Беренчесенә ураза тотмаска рөхсәт ителгән кешеләр керә, әмма уразаны Коръән аяте нигезендә капларга кирәк:
 
فَمَنْ كَانَ مِنْكُمْ مَرِيضًا أَوْ عَلَى سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِّنْ أَيَّامٍ أُخَرَ

«…Әгәр сезләрдән кем дә булса авыру яки сәфәрдә икән, шул көнлек уразаны башка вакытта тотсын» 
(«Әл-Бәкара» сүрәсе, 184 а.).
Әгәр кем дә булса Рамазанда ураза тота алмаса, ул калдырган көннәрен башка айларда тотып бетерә ала.
Икенче төркемгә уразаны башка бер вакытта тотарга мөмкинлек бирми торган сәбәпләр керә. Бу очракта әл-фидия садакасын таратырга кирәк.
Фидия – теге яки бу кешенең билгеле бер сәбәпләр аркасында дини вазифаларны үтәмәве өчен түләү ул.
Әгәр кеше, зәгыйфь яки төзәлмәс авыру сәбәпле уразасын тота алмый икән, уразаның һәр көне өчен сәдака бирү тиешле булыр. Мондый кешеләргә бик картларны, сәламәтләнүгә өметен өзгән авыруларны кертергә була. Әгәр алар уразаны җәен дә, кышын да тота алмый икән, алар һәр көн өчен садака бирергә тиеш. Аның күләме фитр садакасыныкы белән  бер төрледер.
Бу төр садаканы бирү зарурлыгы турында Коръәндә болай дип әйтелә:

وَعَلَى الَّذِينَ يُطِيقُونَهُ فِدْيَةٌ طَعَامُ مِسْكِينٍ

«…Ә кемнәр уразаны авырдан тота икән, алар бер фәкыйрьне ашатырлык фидия бирергә тиеш…»
(«Әл-Бәкара» сүрәсе,  184 а.).
Әгәр дә инде уразаның калган көннәрен каплап бетерергә тиешле кеше үзе дә ярлы икән, аңа Аллаһтан ярлыкау сорарга кирәк. Аның өстеннән бу төр садаканы бирү бурычы төшерелә, чөнки:

لَا يُكَلِّفُ اللَّهُ نَفْسًا إِلَّا وُسْعَهَا

«Аллаһ кешегә көченнән килмәгән һичнәрсәне йөкләмәс» 
(«Әл-Бәкара» сүрәсе, 286 а.).

Мөфти шәех Равил Гайнетдиннең «Ислам: инану, гыйбадәт, әхлак, канун» китабыннан алынды

Фидия һәм фитр садакалары күләме турында монда язылган

@DUMRF_TAT
Сүриядәге вакыйгаларга бәйле Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәcе президиумы чакыруы
Изге Рамазан ае көннәрендә тугандаш булган Сүрия гарәп республикасында чын фаҗига барганлыгын күзәтәбез, кызганыч, йөзләрчә һәм меңнәрчә тыныч гражданнар аның корбаннары булды. Сүрия халкының сәяси, этник, дини яктан таркалуы кан коюга сәбәп булды һәм бу борынгы Сүрия җире тарихында тирән эз калдырачак. Хакимият өчен көрәшнең тагын да кискенләшүе җаннар кырылуга китерәчәк, корбаннар санын арттырачак, гәрчә, динебез тынычлык урнаштыруга, кардәшлеккә өндәсә дә. Без Сүрия халкы өчен, аның төрле төркемнәргә бүленүе тукталсын өчен догада торабыз һәм барлык каршы торучы якларны иманлы бәндәләргә хас булганча, басынкылык, сабырлык вә зирәклек күрсәтергә чакырабыз. Күпъеллык канкойгыч гражданнар сугышыннан соң хакимияткә килгән көчләрне милли диалогны җайга салу өчен мөмкинлекләр табарга, дини азчылыкның фикерен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алу механизмнарын билгеләргә өндибез.
Сүриядәге үзара низагның бар корбаннарын кызганып һәм кайгыртып, һәр якны үзара килешергә, тынычлык һәм
татулыкны өстен куеп, ихтыяри көч куярга чакырабыз һәм Аллаһы Раббыбыздан кеше гомерләре өзелмәвен һәм изге Сүрия җирендә тынычлык урнашуын сорап, ихлас догада калабыз.

9 Рамазан, һиҗри 1446 ел / григориан ел исәбе буенча - 9 март, 2025 ел. Мәскәү шәһәре

@DUMRF_TAT
#Рамазан2025
​​Мәскәүдә татар ифтары узды
Аны башкала татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды
Мөхтәрият рәисе Фәрит Фарисов Рамазан ае мәҗлесенә милләт һәм дин әйдәманнарын, хәрби каһарманнарны чакырган иде.
Чара инде бер гасырдан артык вакыт дәвамында Мәскәүдәге татар мәдәнияте учагы булып торучы Шәмсетдин Асадуллаев йортында үтте.
Ифтар мәҗлесе милли һәм дини җәмәгатьчелекнең бердәмлеген күрсәтте. Шәрәфле кунак булган безнең мөфтиебез шәех Равил Гайнетдин: «Ифтарлар, республика ифтарлары булсынмы, Рамазан чатырларыбулсынмы яки бер гаилә эчендә авыз ачу булсынмы, гомумән, мондый чаралар өммәтнең берләшүенә, төрле хәйрия проектларының тормышка ашырылуына сәбәпче була», - дип ассызыклады.
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та Рамазан аен милли һәм дини оешмаларның берләшүе өчен мөһим мөмкинлек дип билгеләде.
Ифтар мәҗлесенә милләтебезнең каһарман шагыйре Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым һәм аның ягыннан нәсел дәвамчылары чакырулы иде. Татьяна белән Елизавета Малышева-Җәлилләр сәхнәдән композитор Рөстәм Яхинның «Сүзсез җыр» әсәрен башкарды. Чулпан Җәлилова, бу йортка килгәч, әтиемнең рухын тойгандай булам, дип кичерешләре белән уртаклашты.
Мәгълүм булганча, Муса Җәлил үзе Асадуллаев йортында урнашкан татар газетасы редакциясендә эшләгән.
Хәзер бу тарихи йортта Татар мәдәни үзәге урнашкан.
Чара барышында Мәскәүнең «Шүһәдә» (Мемориаль) мәчете имам-хатыйбы Әсгать Гыйматдиновка татар генералы «Мәхмүт Гәрәевнең
тууына 100 ел» дигән истәлекле медале тапшырылды. Аны бүләк иткән Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин сугышчыларыбызга рухи ярдәм күрсәтүләре өчен бар имамнарга да Рәхмәт җиткерде.
Шушы ук кичтә Мәскәүнең Гражданлык төзелеше идарәсе директоры, Россиянең атказанган төзүчесе Дамир Газизов белән Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Эмиль Фәйзуллинга татар мәдәнияте үсешенә керткән өлешләре өчен Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең «За заслуги» медале бирелде.
Кылган игелекләрегез, тоткан уразаларыгыз кабул булсын иде.🤲

@DUMRF_TAT
#Рамазан2025
​​Сарансктагы ифтарда «Хаҗ Кәрим-2025» хәйрия юлламаларын тапшырдылар
11 мартта Мордовия республикасы башкаласында узган ифтар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына
багышланды
Мәҗлескә сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әһелләре, патриотик
оешмалардан вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде.
Хәйрия хаҗына бару турындагы сертификат тапшыру очрашуның мөһим һәм дулкынландыргыч өлеше булды.
Мәгълүм булганча, быел сенатор Сөләйман Кәримов 5000 россиялегә бушлай Хаҗ кылу мөмкинлеген бирде. 2500 юллама Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти Равил Гайнетдин күрсәтмәсе буенча Россия төбәкләрендәге мәхәлләргә таратылды. Бу эштә «Защитники Отечества» бөтенроссия фонды ярдәм итте. Юллама бүленгәндә өстенлек махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әһелләренә бирелде.
Мордовия Республикасы мөселманнары диния идарәсе Хаҗ сертификатларын тантаналы төстә Рамазан ае ифтарында тапшырырга карар кылган.
Төбәк диния идарәсенең рәисе Раил Асаинов: «Каһарман ир-егетләребезнең әниләре уллары өчен сертификатны горурлык
хисләре кичереп, аларның исән-имин әйләнеп кайтуына өметләнеп кабул итте, моны күрү күңелне нечкәртте», - дип кичерешләре белән уртаклашты. Һәм төбәк диния идарәсе өчен бу ифтарның аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады.
Бүләкләрне тапшыруда «Защитники Отечества» бөтенроссия фонды бүлекчәсенең җитәкчесе Алексей Герасименко катнашты. «Воин
освободитель» патриотик үзәге җитәкчесе Сергей Романов Хаҗга баручыларга акчалата бүләк тапшырды.

Игелекле гамәлләрегезне Раббыбыз
әҗерле итсен!🤲🏻

@DUMRF_TAT
#Рамазан2025
​​Илчеләргә мөфти Гайнетдин ифтар оештырды
12 март кичендә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә уздырылган чара «Рамазан – дуслык күпере» темасына багышланды
Ислам дөньясының 40 иленнән гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләр, вакытлы ышанычлы вәкилләр һәм дипломатлар Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин чакыруы буенча авыз ачу мәҗлесендә катнашты.
Мөфти Гайнетдин билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләре моңарчы тарихта булмаган
күтәрелеш кичерә.
«Ислам дөньясы безнең илгә карата дустанә мөнәсәбәтен, безнең милли мәнфәгатьләребезгә һәм Россиянең дөньядагы цивилизацион роленә хөрмәтле карашта булуын күрсәтте. Геосәяси яктан катлаулы бу чорда Ислам дөньясы лидерлары безнең милли лидерыбыз Владимир Путинга хөрмәт күрсәтте һәм аның Россия халыклары мәнфәгатьләрен яклауга, безнең үзенчәлекне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне яклауга һәм Россия иминлегенә юнәлтелгән сәясәтен
аңлады», - дип белдерде баш мөфти.
Аның сүзләренчә, традицион һәм гаилә кыйммәтләрен саклау, әхлакый яктан камиллеккә омтылу, динара һәм милләтара
тынычлыкны ныгыту бүген рухи дипломатиянең төп нигезе булып тора һәм бу фикер бар дөнья дин лидерларында аңлау таба.

Әлеге мөһим чара турында тулырак мәгълүмат безнең рәсми сайтта

Мөфти Гайнетдиннең илчеләр каршында ясаган чыгышы бу сүзләрдәге сылтамадан табарга мөмкин.

@DUMRF_TAT
#Рамазан2025
​​Пәйгамбәребез нәсыйхәте
Аллаһны истә тоту. Бу хакта Аллаһ Илчесе Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

مَثَلُ الذي يَذْكُرُ رَبَّهُ والذي لا يَذْكُرُ رَبَّهُ مَثَلُ الحَيِّ والمَيِّتِ
«Әгәр Раббыбызны зикер итүчене белән Аны зикер итмәүчене чагыштырсаң, алар тере һәм үлегә охшаган» (Әл-Бохари «Сахих»ы, 6407; Мөслим «Сахих»ы, 779).

Җомга көн мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT
#Рамазан2025
Ифтар чаралары аша мөселман халыклары мәдәниятен танытабыз
Рамазан аенда бергәләшеп авыз ачу гадәте ныгый. Бу мәҗлесләрнең эчтәлеге дә үзгәрә. Алар дини гыйлем һәм бер-беребез турында күбрәк белү чарасына әверелә.
🌷Мәсәлән, Саратов шәһәрендә «Юмарт» хәйрия фонды оештырган 200 кешелек ифтарны татар милли мирасы темасына багышлаганнар. Кунаклар тарихи экспонатлар куелган күргәзмә караган, милли яулыклар һәм сувенирлар сатып ала алган. Чара барышында хәтта XIX гасырга караган киемнәр дә күрсәтелгән. Аннары кунаклар милли ризыклар белән авыз ачкан.
💫Мәскәүдәге «Шүһәдә» мәчете мәйданында оештырылган «Рамазан чатыры» һәр кичне аерым бер темага уза. Анда, мәсәлән, әзербәйҗан, кыргыз, үзбәк һәм табасаран, кумык һәм уйгур халыклары кичәләре узды инде. Бу чарада милли мәхәллә әһелләре үз мәдәнияте, тарихы белән таныштыра һәм кичәдә ул халыкларның танылган вәкилләре чыгыш ясый.
🤲🏻18 мартта биредә Татарстан кичәсе узачак.

Беренче 4 фотосурәт dumso.ru сайтыннан
Калган 4 фото уйгыр, ә видео кумык кичәсеннән