Саратов өлкәсенең Зур Үзән (Узин) елгасы буендагы татар авылларына багышланган тагын бер китап дөнья күрде
Аны тәкъдим итү чарасы Саратов шәһәрендәге өлкә фәнни китапханәсендә узды
Осинов Гай (Иске Узин) авылына багышланган китапның авторлары – Саратовтагы «Шәех Сәид» мәдрәсәсе директоры, тарих фәннәре докторы Али Хәбибуллин белән туган якны өйрәнү белгече Кәрим Абдуллин. Али хәзрәт китапның 3 ел дәвамында туплануын әйтте һәм «Без тарихи хәтеребезне сакласак, үзебезнең кем һәм кайдан икәнлекне белсәк, китапка ихтыяҗ булыр. Шул чагында үзебезнең милли-дини йөзебезне дә саклап кала алырбыз, үз динебезне һәм мәдәниятебезне дә өйрәнә алырбыз», - дип чыгыш ясады ул. Али остаз ярдәмнәре өчен татар авылларының халкына рәхмәтен җиткерде. Аларның кайберләре кече ватаннары турындагы китапны тәкъдим итү көненә кадәр яши алмаган.
«Татарские села на реке Большой Узень» китабы Идел аръягындагы иң борынгы татар авылы Иске Узинга һәм аннан чыккан кешеләр нигез салган Югары Үзән (Яңа Узин) авылы тарихына багышланган. Хезмәт нигезенә күпсанлы архив документлары, кулъязмалар, интервьюлар һәм аксакалларның истәлекләре тупланган. Китап татар авылларының тарихи вакыйгалары, мәчет-мәдрәсәләре, имамнары һәм күренекле шәхесләре турында бәян итә. Материаллар татар телендә дә бирелгән. Халыкның Бөек Ватан сугышы чорындагы язмышына аерым бүлек багышланган.
Иске Узин авылы XVIII гасыр уртасында нигезләнгән, патша заманында анда 3000нән артык кеше яшәгән, 5 мәчет һәм алар каршында мәктәпләре эшләгән. Безнең көннәргә кадәр авылның бер генә мәчете сакланган, аның төзелүенә 125 ел һәм ул хәзер дә эшли. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары нигезендә Иске Узинда 414 кеше яшәгән.
Яңа Узин авылы исә 1928 елда нигезләнгән, 2018 елдан анда беркем дә яшәми.
Идел буе мөселманнары диния идарәсе рәисе, мөфти Мөкаддәс Бибарсов авторларга халык хәтерен сакларга, хәзерге һәм буыннарның тамырларын ныгытырга омтылганнары, аларның чыгышларын һәм үткәнне искә төшергәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Саратов өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисе Рәсим Хуҗаәхмәтов та, балаларыбызга һәм оныкларыбызга, бу җирдә йөзләрчә еллар дәвамында яшәвебез, хезмәт итүебез һәм дәүләт үсешенә өлеш кертүебез турында сөйләү бик мөһим, дип билгеләп үтте.
Саратов өлкәсенең эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр министры Наталья Трошинаның котлавын аның урынбасары Тимофей Лещенко җиткерде.
Тумышы белән Иске Узин авылыннан булган профессор Фәрит Абдразаков мондый китапның нәшер ителүен әһәмиятле вакыйга дип билгеләп узды.
@DUMRF_TAT

#Рамазан2025
Бүген - 28 февральдә ястү намазыннан соң
Рамазанның беренче тәравих намазы
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:
مَنْ قَامَ رَمَضَانَ إِيمَانًا وَاحْتِسَابًا غُفِرَ لَهُ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِهِ
«Кем дә кем Рамазанда төннәрен Аллаһтан әҗер-савапка өмет итеп намаз укый
икән, аның элекке гөнаһлары гафу ителер» (Әл-Бохари «Сахих»ы, 37; Мөслим «Сахих»ы, 759).
Җомга көн мөбарәк булсын!

Рамазан ае башлануы уңаеннан
Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте рәисе
баш мөфти шәех Равил Гайнетдин мөрәҗәгате
Кадерле кардәшләрем! Сезне изге Рамазан ае башлануы белән ихластан котлыйм!
Әлеге ай барыннан да элек ураза ае буларак билгеле, әмма ул башка мөһим билгеләрне дә үз эченә ала. Бу изге айда без шуны онытмаска тиеш: уразаның төп максаты ашау-эчүдән тыелу гына түгел, ә үзебезнең нәфесне тәрбияләү.
Аллаһы Тәгалә әйтте:
قَدْ أَفْلَحَ مَن زَكَّاهَا وَقَدْ خَابَ مَن دَسَّاهَا
«Аны пакълаучы котылды, һәм аны яшергән кеше зыян күрде» («Әш-Шәмс» сүрәсе, 9-10 аятьләр). Һәм бу авыр эштә уңышка ирешү өчен күп көч куярга кирәк.
Ураза тоту, Коръән Кәримне уку, игелекле гамәлләр кылу, туганлык мөнәсәбәтләрен саклау, садака бирү — болар барысы да күкләрне һәм җирне яраткан Раббыбызга якынайта.
Бу рәттә гыйбадәт аерым урында тора. Рус телендә гыйбадәт намазны да, доганы да берләштерә. Рамазан аенда гыйбадәтнең бу ике төре дә гаять әһәмиятле һәм кыйммәтле.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Рамазан аенда иман һәм күндәмлек белән намаз укыган кешенең гөнаһлары кичереләчәк», - дигән (Бохари, Мөслим). Төнге намазлар аеруча кыйммәтле, чөнки кеше үзен йокы ләззәтеннән биздереп, бу вакытны Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәттә уздырырга ниятли.
Әле намазга басмаганнарга Рамазан ае аны укый башлау өчен яхшы этәргеч. Әмма берәрсе намаз укымый икән, бу Аллаһка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге киселгән дигән сүз түгел. Гарәп телен белмичә дә, Аллаһка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Дога — чын күңелдән, йөрәк түреннән чыккан сүзләр белән Аллаһка ялвару ул, чөнки дөньядагы бар телләрне Раббыбыз яралткан, ул безнең бар уйларыбызны, сүзләребезне һәм ниятләребезне белә.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм тарафыннан аеруча билгеләп үтелгән, гарәп телендә уку бик хуплана һәм мактала торган мөрәҗәгатьләр дә бар. «Әллааһүммә иннәкә гафүввүн кәримүүн түхиббү-л-гафвә фәгъфү ганнәә» (Әй Раббым, Син Гафу итүче, Юмарт, Син гафу итүне яратасың, безне дә гафу ит) — шундый догалардан. Әмма гади, үз сүзләрең белән әйтелгән, ләкин һичшиксез, ихлас күңелдән ялварган дога да кешеләрнең хәлен үзгәртергә мөмкин, әлбәттә, ул Аллаһ тарафыннан кабул ителсә.
Балигъ булган һәм үз акылында булган мөселманнар өчен уразаның фарыз булуын ассызыклап, кешенең физиологик мөмкинлекләренә объектив бәяләүне дә, аерым алганда, хроник авырулардан интегүче кешеләр барлыгын да истә тотарга кирәк. Раббыбыз безне төрле итеп яраткан — кемгәдер Ул күбрәк көч биргән, ә кемгәдер азрак. Шуннан чыгып һәм шулай ук «Аллаһ җиңеллек тели, авырлык теләми» («Әл-Бәкара» сүрәсе, 185 аять) дигән аятькә таянып, мөселманнарны үз сәламәтлекләренә гакыллы бәя бирергә чакырам.
Хәдисләрнең берсендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең сәхабәләрен мондый сүзләр белән нәсыйхәтләгән: «Күтәрә алырдай эшләргә генә тотыныгыз, хакыйкатьтә, алар Аллаһны туйдырмас, мәгәр, үзегез алардан туйганчы» (Бохари).
Бу хәдиснең дәвамында әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әз генә вакыт сарыф ителсә дә, тырышлык куеп кылынган доганы бигрәк тә яраткан. Кызганыч, кайвакыт өстәмә һәм мәҗбүри күрсәтмәләрне үтәүдә акылсыз ашкыну кыенлыкларга китерә. Һәм бу еш кына карарларыбыз һәм гамәлләребезнең ахыры турында уйламаганлыктан килеп чыга.
Мәсәлән, кемдер хроник авыруы аркасында уразаны тулысынча үти алмый. Шулай да ул үзен кызганмыйча, бу фарызны үтәргә тырышырга тиешме? Кайвакыт хәтта диабет диагнозлы һәм башка җитди авырулардан интегүче кайбер дин кардәшләребез ураза тота башлый, шуннан соң аларны ашыгыч ярдәм машинасында алып китәләр. Андый гамәлләр Аллаһка кирәкме? Аллаһның динендә җитди сәбәпләр белән ураза тотмаган көннәрне каза кылу, ягъни кире кайтару мөмкинлеге бар.
Әмма бу ураза тота алмаучылар өчен Рамазан аеның кыйммәте кими дигәнне аңлатамы? Һич тә юк! Ураза тота алу мөмкинлеге булу яки булмауга карамастан, Рамазан ае барыбер үзенең кабатланмас һәм үзенчәлекле мәгънәсенә ия булып кала. Шуңа күрә кешеләргә гадәттә эшләгән иң яхшы гамәлләрен бу изге айда тагын да күбрәк итеп башкарырга кирәк.
Дәвамы киләсе хәбәрдә👇🏻

Кадер кичәсен («Ләйләтү-л-кадер») аеруча билгеләп узарга кирәк. Бу төн — «мең айдан да яхшырак», ә мең ай – ул 83 елдан артык! Бу төннең бәрәкәте чиксез, шуңа күрә Аллаһның Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм Кадер кичәсен Рамазан аеның соңгы төннәрендә эзләргә өндәгән. Нәкъ менә эзләргә, чөнки ул һәрвакытта да 27 нче төндә булмый. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мондый әмере һич тә очраклы түгел: әгәр бу төннең төгәл датасы билгеле булса, күпләр, мөгаен, алдагы һәм киләчәк көннәр белән төннәр турында артык кайгырмыйча, шул вакытны гына көтеп торыр иде. Безгә Кадер кичәсенең мөмкин булган даталары, мәсәлән, Рамазанның соңгы ун так төнендә, дип күрсәтелүдә зирәклек бар.
Шулай итеп, бу бәрәкәтле төн җиткәнне көтеп кенә калмыйча, аны эзләргә, тырышлыгың белән ирешергә кушыла. Кем дә кем бу төнне догада үткәрә икән, Аллаһ теләсә, ул Раббысының кичерүенә һәм мәрхәмәтенә өмет итә ала, чөнки Коръәндә болай диелгән:
لَا تَقْنَطُوا مِن رَّحْمَةِ اللَّهِ إِنَّ اللَّهَ يَغْفِرُ الذُّنُوبَ جَمِيعًا إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ
«Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзмәгез. Чөнки Аллаһ гөнаһларның барысын да гафу итә, һичшиксез, Ул — Гафу итүче, Рәхимле» («Әз-Зүмәр» сүрәсе, 53 аять).
Шулай итеп, Рамазан ае ураза һәм гыйбадәтләр ае булып санала, әмма бу чорда мөселманнарның актив тормышы туктала дигән сүз түгел. Киресенчә, һәр ел саен бу изге айда без тормышыбызга безне үстерә һәм алга этәрә торган ниндидер яңа һәм файдалы үзгәреш кертергә тиеш.
Әйтик, инде 45 ел дәвамында Рамазанның соңгы җомгасында бар дөнья мөселманнары Бөтендөнья әл-Кудс (Иерусалим шәһәренең гарәпчә атамасы шундый) көнен билгеләп үтә. Әлеге дата Иран Ислам Республикасына нигез салучы һәм аның беренче җитәкчесе, аятолла Хомейни тарафыннан әле 1979 елда ук Фәләстыйн халкы белән теләктәшлек йөзеннән игълан ителде. Соңгы елларда әл-Кудс көне Иран чикләреннән еракка чыкты һәм бар мәзһәб мөселманнарын гына түгел, ә төрле инанудагы һәм төрле фикердәге кешеләрне дә берләштерә. Һәм бүген, Фәләстыйн белән бар Якын Көнчыгыш халкы җилкәсенә төшкән авыр сынаулар чорында, бу көн моңарчы булмаганча әһәмиятле, чөнки бердәмлек һәм ныклык кына мөселман, христиан кардәшләребезнең туган җирләре — Фәләстыйн Газасыннан куылдырмый кала ала.
Якынлашып килүче Рамазан ае мөселманнар үзләренең таркаулыкларын җиңеп, бер-берсенә сүзләр белән генә түгел, ә гамәлдә дә ярдәм итә башлаган ай булсын.
Без Аллаһтан җирдәге тормышыбыз өчен дә, мәңгелек өчен дә файдалы һәм бәрәкәтле Рамазан сорыйбыз!
Йортларыбызда, Ватаныбызда тынычлык, үзара килешү, бәхет һәм иминлек булсын! Аллаһ бу айда мохтаҗларны тукландыру өчен малын фида кылучыларның барысына да бәрәкәтен бирсен!
Бигрәк тә без Раббыбыздан кардәшебез Сөләйман Әбүсәид улы Кәримов өчен догада торабыз, аның юмартлыгы нәтиҗәсендә меңнәрчә һәм дистәләгән мең кеше кайнар ифтар ризыгы һәм азык-төлек җыелмалары алачак.
اللهمّ خفّف عنّا ثقل أوزارنا، وارزقنا عيشة الأبرار، واكفِنا واصرف عنّا شرّ الأشرار، وأعتق رقابنا ورقاب آبائنا
وأمّهاتنا وعشيرتنا من عذاب القبر ومن النّيران، برحمتك يا أرحم الرّاحمين.
Йә Аллаһ, безнең өчен авырлыкларны җиңеләйт, безгә тәкъваларның гомерен насыйп ит, безне сакла һәм имансызларның явызлыгын безгә тигезмә, безне коткар, шулай ук ата-аналарыбыз һәм туганнарыбызның җаннарын кабер газапларыннан, җәһәннәм утыннан коткар, ий Рәхимлеләрнең Иң Рәхимлесе! Әмиин!
Баш мөфти, шәех Равил Гайнетдин,

РАМАЗАН АЕ ҖИТТЕ!
Бүген — 28 февральдә кояш баю белән һиҗри календарь буенча Рамазан ае башлана Рамазан аеның атамасы гарәп телендәге рамидә фигыленнән килеп чыккан, ул «кызган» дигәнне аңлата. Чөнки Исламга кадәрге чорларда гарәп кабиләләре Ай календарен ел фасылларына бәйле иткәч, бу ай эссе җәйгә туры килгән.
28 февраль — беренче тәравих намазы,
1 март — уразаның беренче көне,
28 март — соңгы тәравих намазы,
29 март — уразаның соңгы көне,
30 март — Ураза гаете.
Елның изге һәм бәрәкәтле әлеге вакытында һәрберебезгә Раббыбызның ризалыгына ирешергә насыйп булсын!

УРАЗАГА НИЯТ ДОГАСЫ
(сәхәр ашагач, укыла)
نَوَّيْتُ أَنْ أصُومَ شَهْرَ رَمَضَانَ مِنَ الْفَجْرِ إِلَى الْمَغْرِبِ خَالِصًا لِلَّهِ تَعَالَى
Укылышы: Нәввәйтү ән әсу´мә шәһра рамәда´н мин-әл-фәҗри илә-л-мәгриби, ха´лисан лиллә´һи тәга´лә´.
Тәрҗемәсе:
Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш
батканчыга кадәр Рамадан ае уразасын тотарга ният кылдым .

Мәскәүдә Рамазан чатыры ачылышы
Турыдан-туры трансляцияне әлеге сылтама аша кереп карагыз:
https://vk.com/wall-78094129_7552

VK
Духовное управление мусульман Москвы. Пост со стены.
Шатер Рамадана. Открытие
#Рамазан2025
Тәравих зикере
Рамазан ае дәвамындагы кичке намазлар тәравих дип атала
Гарәп телендәге күпчелек сандагы тәрвиха сүзеннән, ягъни «ял итү» дигән мәгънәдә. Бу намазга мондый исем һәр 4 рәкәгатьтән соң ял итәр өчен тәнәфес ясап алу белән бәйле.
Дүрт яки сигез рәкәгать намазны укыганнан соң, бераз ял итеп алырга һәм шул вакытта зикер әйтергә (Аллаһны искә алырга) мөмкин.
Россиядә менә шул рәвешле зикер әйтү киң таралган:
سُبْحَانَ ذِي الْمُلـْكِ وَالْمَلَكـُوت سُبْحَانَ ذِي الْعِزَّةِ وَالْعَظَمَةِ وَالْقُدْرَةِ وَالْكِبْريَاءِ وَالْجَبَرُوت سُبْحَانَ الْمَلِكِ الْحَيِّ الَّذِي لاَ يَمُوتُ سُبُّوحٌ قُدُّوسٌ رَبُّ الْمَلآءِكـَةِ وَالرُّوحِ لَا إلهَ إلاَّ اللَّهُ نَسْتَغْفِرُ اللَّهَ نَسْأَلُكَ الْجَنَّة َ وَنَعُوذ ُ بِكَ مِن َ النّـَار
«Сүбхә´нә зи´-л-мүлки вә-л-мәләкү´т, сүбхә´нә зи´-л-гиззәти вә-л-газамәти вә-л-кудрати, вә-л-кибрийә´-и вә-л-җәбәру´т, сүбхә´нә-л-Мәлики-л-Хәййи-л-ләзи´ лә´ йәмү´т, Сүббү´хүн, Куддү´сүн, Раббү-л-мәлә´икәти вә-р-ру´х», – дип,
3 тапкыр әйтергә кирәк.
Моннан соң: «Лә´ иләһә илләлла´һ, нәстәгфирулла´һ, нәс-әлүкә-л-җәннәтә вә нәгу´зү бикә минә-н-нә´р», – дип дога кылына.
Тәрҗемәсе: «Хакимлек, дан-шөһрәт, кодрәт, бөеклек һәм куәт, Беркайчан да үлмәячәк, Мәңге тереклек иясе, Кимчелекләрдән пакъ, фәрештәләр һәм рух Раббысына мактаулар булсын. Аллаһтан башка иләһ юк, һәм без Аллаһыдан гафу үтенәбез, һәм без Синнән (и Аллаһ) Җәннәт турында сорыйбыз һәм Синдә Уттан яклау эзлибез».
Зикерне нәкъ менә болай итеп әйтү мәҗбүри түгел, башкача да әйтергә була.
Фотосурәттә: Удачный шәһәренең Руфат Хәләвиев җитәкли торган «Милость» мәхәлләсендә беренче тәравих, 28.02.2025. Саха (Якутия) Республикасы.

ИФТАР ДОГАСЫ
(авыз ачкач, укыла)
اللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَبِكَ أَمَنْتُ وَعَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ أَفْطَرْتُ فَاغْفِرْ لِى يَا غَفَّارُ مَا قَدَّمْتُ وَمَا أَخَّرْتُ
Укылышы: Әллаһүммә ләкә сумтү, вә бикә әмәнтү, вә галәйкә тәвәккәлтү, вә галә ризкыйкә әфтартү, фәгъфирли йә Гаффәру мә каддәмтү вә мә әххартү».
Тәрҗемәсе: Ий Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бар эшемне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка. 🤲🏻

Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка котлау хаты
Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!
Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте, бар имамнарыбыз, Россиянең күп миллионлы өммәте һәм шәхсән үземнең исеменнән Сезне чын йөрәктән туган көнегез белән котлыйм!
Зирәк сәясәтче һәм чын лидер, сезнең җитәкчелек ярдәмендә Татарстан Россиянең иң алга киткән һәм чәчәк атучы төбәкләренең берсе булды. Сезнең кайгыртуыгызга ышанып тапшырылган республика, татар халкының күп гасырлык мәдәниятен һәм рухи-милли кыйммәтләрен саклап, икътисадта та югары казанышларга ирешә. Милләтара аралашу мәсьәләләренә битараф булмавыгыз сәбәпле Татарстанда халыклар дуслыгы һәм динара тынычлык хөкем сөрә.
Хәтта ки, илебез төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез, дин кардәшләребез татар теле дәресләрен оештыру булсынмы, милли җәмгыятькә бина алу мәсьәләсе булсынмы Сезнең абруйга сыена, Сездән ярдәм сорый. Гомер-гомергә татарлар яшәгән җирләрдә халкыбыз үзе төзеттергән тарихи мәчетләрне торгызуда һәм мәчетләребезгә ихтыяҗ аеруча кискен торган төбәкләрдә яңаларын төзүдә Сез матди ярдәм күрсәтәсез һәм дин кардәшләребезнең мәнфәгатьләрен яклыйсыз. Моның өчен Аллаһы Раббыбыз разый булсын Сездән!
Сезнең халыкара дипломатиядә дә, БРИКС һәм гарәп-мөселман дөньясы илләре белән дә дустанә мөнәсәбәтләрне саклауга керткән өлешегез, һичшиксез, зур. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең рәисе буларак, Сезнең Россиянең мөселман илләре белән элемтәләрен ныгытуга куйган көчегез бәяләп бетергесез күп.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич,
туган көнегездә Аллаһы Раббыбыздан Сезгә иман ныклыгы һәм Татарстан, бар Россия хакына башкара торган игелекле эшләрегездә һәм дәүләти проектларда ярдәмен бирүен сорыйм!
Сезнең өчен догада калып,
Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин

This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татар мәкамендә
«Әл-Бәкара» сүрәсенең
185 нче аятен Нурислам остаз Абсалямов укый:
شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنْزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِنَ الْهُدَىٰ وَالْفُرْقَانِ ۚ فَمَنْ شَهِدَ مِنْكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ ۖ وَمَنْ كَانَ مَرِيضًا أَوْ عَلَىٰ سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِنْ أَيَّامٍ أُخَرَ ۗ يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلَا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ وَلِتُكْمِلُوا الْعِدَّةَ وَلِتُكَبِّرُوا اللَّهَ عَلَىٰ مَا هَدَاكُمْ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Рамазан ае — кешеләргә туры юл һәм дөреслекне ялганнан аера торган дәлилләре булган Коръән иңгән ай. Сезнең кайсыгыз шул айга ирешкән булса, ураза тотсын. Ләкин берәү авыру яки сәфәрдә булса, аңа башка көннәрдә шул ук санда тотарга кирәк. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми. Көннәр санын тутырырсыз һәм Аллаһ сезгә туры юлны күрсәткәне өчен Аны олыларсыз. Шаять, шөкер итүчеләрдән булырсыз.

Беренче ифтар
Саратов шәһәрендәге Җәмигъ мәчете авыз ачу мәҗлесләрен быел «Татарстан» кафесында үткәрә
Моңа кадәр 30 ел дәвамында ифтарлар махсус чатырда уздырылган. Һава торышы салкынча булу сәбәпле быел чараны җылы түбә астына күчергәннәр.
Кичә - 1 мартта шәкертләр һәм башка ураза тотучылар өчен беренче авыз ачу мәҗлесе узган.
Ай дәвамында көн саен
100 ураза тотучыны ашатырга ниятлиләр.
Ифтарлар халыктан кергән садака һәм меценатлар күчергән хәйрия акчасына оештырыла.
«Татарстан» кафесы яңартылган рәвештә әле февраль башында гына ачылган. Биредә татар халык ашлары тәкъдим ителә, ризык - хәләл, нәсел тамырларына хөрмәт белән караучы эшмәкәрләр: кафе хуҗабикәсе - Татьяна Дивеева белән идарәче Рәфыйк Туктаров залны татар рухында бизәткән, татар көнкүрешен чагылдырган экспозиция оештырган - анда кунаклар фотосурәткә төшәргә ярата икән.
Кафега Саратов Җәмигъ мәчете белән Шәех Сәид исемендәге мәдрәсәдән җәяү 2 минутлык юл.
Аллаһ уразаларыбызны кабул итсен 🤲🏻
Фотосурәтләр кафе сәхифәсеннән

ДУМ РФ татарча
Беренче ифтар Саратов шәһәрендәге Җәмигъ мәчете авыз ачу мәҗлесләрен быел «Татарстан» кафесында үткәрә Моңа кадәр 30 ел дәвамында ифтарлар махсус чатырда уздырылган. Һава торышы салкынча булу сәбәпле быел чараны җылы түбә астына күчергәннәр. Кичә - 1 мартта…
#Рамазан2025
«Мөселманнар арасында бергәләп, махсус мәҗлесләр ясап, ифтарлар уздыру гадәте киң таралган. Бу Пәйгамбәребез Мөхәммәд, саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтенә тулысынча туры килә:
مَنْ فَطَّرَ صَائِمًا كَانَ لَهُ مِثْلُ أَجْرِهِ غَيْرَ أَنَّهُ لَا يَنْقُصُ مِنْ أَجْرِ الصَّائِمِ شَيْئًا
«Кем дә булса ураза тотучыны ашатса, ураза тоткан кеше кебек үк әҗер-савапка ирешер, ураза тоткан кешенең әҗер-савабы бер мыскалга да кимемәс»,
Әт-Тирмизи «Сунан»ы, 807»
Мөфти шәех Равил Гайнетдиннең «Ислам: инану, гыйбадәт, әхлак, канун» китабыннан

Һәр йортка ифтар ашы
Приморье крае мөселманнары диния идарәсе Владивосток шәһәрендә шундый исемдәге хәйрия акциясе игълан иткән
Идарәнең «Ихсан» хәйрия фонды аша җыелган акча хисабына көн саен
100 кешене кичке аш белән сыйлыйлар.
Алар - аз керемле һәм мохтаҗ гаиләләр, ураза тотучы мөселман студентлары.
1 порция ризык 450 сумга төшә икән.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам догаларына таянып, мохтаҗларны һәм ураза тотучыларны тукландырыр өчен садаканы
вафат булган әти-әниләр, туганнар исеменнән дә фида кылырга чакыралар.
Рамазан ахырында Коръән хәтеме тәмамлангач, аның укылмыш савапларын әлеге хәйрия акциясен үткәрүгә сәбәпче булганнар өчен дә багышларга вәгъдә итәләр.
Изге Рамазан фәкать үзең генә тәмле иттереп авыз ача торган ай булмасын, ә халыкның аз керемле һәм социаль яктан тәэмин ителмәгән катламнары да мөселманнарның ярдәмен тоя торган вакыт булсын иде, дип телиләр хәйрия фондында. 🤲🏻
Видеода: хәйрия фонды волонтёрларының көндәлек мәшәкатьләре

#безнеңимамнар
Ризаутдин Сәлахетдин улы Басыйров
(1907–1994)
1964-1994 елларда Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы
Түбән Новгород өлкәсенең Суыксу авылында туган
Имамнар нәселеннән. Әтисе - Сәлахетдин Бәшәров туган авылының 5 нче мәхәлләсен җитәкләгән, 1937 елда репрессияләнгән, атып үтерелгән
Кечкенә Ризаутдин 6 яшеннән авыл мәчетендә Коръән укыган
Башлангыч дини белемне әтисеннән алгач, Казанга мәдрәсәгә җибәрелә
Гражданнар сугышы чорыннан Мәскәүдә яши, мәчеткә йөри
Бөек Ватан сугышы ветераны
Кенигсберг янындагы сугышларда каты яраланган
Сугыштан соң Бохарадагы «Мир-и-Араб» мәдрәсәсендә укыган
6 ел Әстерханда мәчет имамы булып хезмәт иткән
Аннары Мәскәү шәһәрендәге Кузьминское зиратының мөселман өлешенә хезмәткә билгеләнә
1964 елдан Мәскәү Җәмигъ мәчетенең икенче имамы,
озак еллар дәвамында Мәскәү мәхәлләсе рәисе Әхмәтҗан Мостафинның
«уң кулы»
1986 елда Әхмәтҗан хәзрәт вафат булгач, нәкъ менә Ризаутдин хәзрәт Мәскәү Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләргә яңа имам
– Равил Гайнетдинне тәкъдим итә
Ризаутдин хәзрәт тыйнак холыклы булган, гади тормыш белән яшәгән, мәхәлләнең авыр һәм шатлыклы вакытларында да кардәшләре белән бергә булган
Олы яшьтә дә Мәскәү мөселманнарының дини тормышын торгызуда даими ярдәм итеп торды
Ризаутдин Басыйров һәм ул имамлык иткән чор мөселманнарының тормышы турында «Мәдинә» нәшрият йорты сайтыннан укыгыз
#Бөек_җиңү_80ел