ТатПолит (Айсин Р.)
4.64K subscribers
1.63K photos
272 videos
5 files
4.45K links
Там, где у всех информация, у нас концепты и смыслы. Движение за свободу «ТатПолит»
Руслан Айсин.
https://tatpolit.org
https://www.poistine.org/
Для связи: [email protected]

Чат канала: https://yangx.top/joinchat/TUtSWo1DZETxpcyi
加入频道
Forwarded from Azatlıq Radiosı
🔺Көн язмасы. Казанда Хәтер көне ничек узды?

Хәтер көнен "Азатлык" татар яшьләре берлеге быел Казанда 15 октябрьдә уздырмакчы иде. Алар аны митинг форматында үткәрергә ниятләде. Хәтер көне урыны итеп Камал театры мәйданын, Тинчурин паркы бакчасын сорадылар. Әмма Казан хакимиятләре моңа  рөхсәт бирмәде.

Шуннан соң бер төркем активистлар социаль челтәрләрдә үзара сөйләшеп 12 октябрь, шимбә көне булганга аны Казанны яклап шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухыны дога кылу чарасы буларак уздырырга карар кылды.

Әмма бу көнне кайбер активистлар өйләреннән дә чыга алмады. Аларны өйләрендә сагалып тордылар. Кемдер тоткарланды.

Шулай да бер төркем активистлар Сөембикә манарасына юнәлгәнче, Казанның Кол-Шәриф мәчетенә кереп өйлә намазы укып чыгарга дип килеште. Анда нигездә Татар иҗтимагый үзәгенә йөргән милли хәрәкәт вәкилләре иде. Алар арасында Айрат Габдуллин (Хатмулла), Рәүф Ибраһимов, Равил Мөхәммәтҗанов һәм башкалар булды. Йошкар-Оладан татар һәм мари активисты Рамай Юлдашев, Башкортстаннан татар милли хәрәкәтеннән дүрт кеше килгән иде.

Алар янына полиция килде.

Тагын ниләр булды бу көнне? Ни өчен хакимият намаз кылырга җыенган кешеләрдән курыкты?

➡️ Безнең материалда укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
День Памяти: история погромов массовых митингов

Сегодня Лига Свободных Наций провела дискуссионную панель о татарском Дне памяти. Как трагическая дата повернула историю не только татарского народа, но и всех народов Поволжья и фактический стала прологом возникновения Московской империи. Учасники: Руслан Айсин, Рафиз Кашапов, Саид Исмагилов, Боляень Сыресь, Руслан Габбасов.

Смотрите у нас на YouTube-канале!

⚔️ Лига Свободных Наций | Youtube | Twitter
Forwarded from Azatlıq Radiosı
⚡️⚡️Русия Югары мәхкәмәсе чит илдәге 5 татар оешмасын репостлауны тыю турында карар чыгарган.

Һәрхәлдә ул хакта Казанның "Бизнес-онлайн" басмасы яза.

22 ноябрьдә Русия Югары мәхкәмәсе "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумын террорчы оешма дип таныды. Ул вакытта әлеге оешманың 172 бүлекчәсе дә террорчылар исемлегенә кертелүе хәбәр ителде. Алар арасында татар яки башкортка бәйле төркемнәр булуы турында куәт оешмалары хәбәр итмәде. Бүгенгә Русиянең террорчы оешмалар реестры сайтында әлеге оешмалар кертелмәгән (cоңгы тапкыр исемлек мәхкәмә карарына кадәр яңартылган иде).

Тик менә "Бизнес Онлайн" медиасы бүген хәбәр итүенчә, бу исемлектә Татарстанга бәйле биш оешма бар. Алар арасында АКШта яшәүче Иршат Хәбинең "Яңарыш Татар Халык Партиясе", Рафис Кашаповның "Азат Идел-Урал", Фәрит Зәкиевның — Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ), Руслан Айсинның "Татполит" оешмалары һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге бар. "Бизнес Онлайн" язуынча, әлеге татар оешмалары постларын репост итүчеләргә "террорчылыкны аклау" маддәсе яный. Бу атнада Татарстанның хөкемдарлар квалификация коллегиясе рәисенең улы Марат Гыйлманов шул маддә нигезендә тоткарладылар.

Моңа кадәр Русия прокуратурасы әлеге "чит илдә яшеренеп ятучы милләтче-сепарастик хәрәкәтләр" Русияне аерым дәүләтләргә бүлүне максат итеп куя диде.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi