ТАТАРЛАР ЙӨГЕРӘ
31 subscribers
304 photos
75 videos
16 links
Йөгерү - ул сәламәтлек, көч һәм дәрт! Йөгерү - күп кенә авырулардан дәва!
Әлеге төркем - сәламәт яшәү рәвешен һәм аеруча йөгерүне популярлаштыру өчен төзелде.
加入频道
Якшәмбенең ошбу матур вә кояшлы иртәсендә рәхәтләнеп, торырга теләмичә ята идем. Әмма кинәт кенә борыныма тәмле исләр килеп керде әле. Сөеклем кыстыбый пешергән икән, чәйгә чакыра. Аек акылдагы Татар кешесе кыстыбый һәм мәтрүшкәле вә сөтле чәйдән баш тартмас билгеле. Мин дә торып утырдым.

Ләззәтләнеп ашап утырганда күзем телефондагы хатларга төште. Остазымнан (остаз - тренер) хат килгән икән: "Хәерле иртә. Тордыңмы әле? Бүген әкрен генә 15 чакрым йөгерәсе". Шундый "хәерле иртә" хәбәреннән кыстыбыем чәйгә төшеп китә язды. Әмма кәефләр төшмәде. Киресенчә, икеләтә сөенеп тә куйдым. Бер яктан, минем кебек ата ялкауны төртеп торучы да, кайгыртучы да, йөгерергә өндәүче дә бар әле бу дөньяда. Рәхмәт шөкерләре! Икенче яктан, ни бары 6 көннән мине шактый катлаулы йөгерү ярышы көтә, таулар арасында 63 чакрым. Өстәвенә, 2000 метр биеклек җыю белән бергә. Шуңа да әзерләнергә кирәк, чөнки ярыш куркыта үзе.

Нишләмәк кирәк, чыгып киттем инде. Көне матур, кояшлы, йөгерү рәхәт иде. Бераз авыррак булсын өчен, бүген таулырак урыннардан йөгерергә булдым. Гадәттә йөгергән урыннардан туеп беткәнгә, яшәгән җирдән шәһәрнең башка бер очына таба барырга булдым. Кичә, җомга көнне Гаяз Исхакый кабере янына зиярәт итеп, чистартып, җыештырып чыгарга кирәк иде дигән фикер дә тынычлык бирмәде. Шуңа да, бүген йөгергән вакытта, Әдернекапы зираты юл өстендә булганга, кереп чыгарга булдым. Исхакый янына килгәндә сәгать 6,5 чакрым үтелгәнен күрсәтә иде. Килдем. Зиратта тынычлык. Барып кабер ташларын юдым, җыештырдым, дога кылдым. Күңелдә рәхәт булып китте. Әллә бераз ял иткәнгә, әллә юлбашчыбыз янына бару рухи көч биргәнгә, йөгерү тагын да әйбәтрәк булды.

Зираттан соң алтын мөгез култыгына кадәр төшеп, тарихи галата күперләре аша, бешиктан районына кадәр барып җиттем. Шунда план буенча 15 чакрым тулды да. Трамвайга утырып кайтып киттем. Бүгенге йөгерү физик һәм шул ук вакытта рухи көч бирде. Файдасы булсын. Моңарчы бер атна буе авырадым, беркайда да чыгып булмады. Йөгерү - сагындырылган!
Истанбулга көз килде. Кичләрен караңгы тиз төшә хәзер. Көндезрәк йөгереп калмасаң - бетте баш, караңгыда йөгерергә туры килә. Бүген дә шулай булды (кичәге кич турында сөйләвем бу), көндез университет, йөгерү ярышына справкалар алып, башка эшләр белән йөреп, 30 мең адым ясап, якты вакытта йөгерми калдым. Остазымнан исә, хәерле иртә теләве белән бергә бүгенге йөгерү планы килеп төште: 10 чакрым + 10х100/100 тиз йөгерүләр + 1 чакрым ял итеп йөгерү. План бар, планны үтәргә кирәк. Караңгы буйлап шәһәр урамнарын гизеп кайтырга инде. Бүген әйләнеп Мәрмәрә диңгезе ярына төшәргә булдым. Анда җилле булса да, шулкадәр рәхәт икән. Күктә йолдызлар күренә, ялгыз ай, аның яктылыгы диңгездә озын бер юл итеп күренә, еракта һәм якында корабларның утлары. Романтика! Шуның өчен дә яратам кичке йөгерүләрне
Эш әйбәт эшләнде бүген, Аллага шөкер!
Ә инде 4 көннән 63 чакрым озынлыгы булган йөгерү ярышы көтә. Дулкынланам!
Истанбулда кабат "ничек киенергә белмәссең" исемле көннәр башланып китте. Кояшлы, әмма җилле. Гади кеше көн дәвамында киенеп, чишенеп, кире киенеп, аннары тагын чишенеп йөри алса, йөгерүчеләр исә һәрвакыт сайлау алдында: ничек итеп киенергә? Эссе дә булмасын, авырамаслык та булсын, өстәмә кием артык комаучауламасын да. Юл өстендә яр буе булса - шиксез киенергә һәм өскә өстәмә кием алырга кирәк. Шәһәр эчендә җил сизелмәсә дә, диңгездән исә үзәкләргә үтәрлек суык җилләр исә.
Истанбул марафонына 5 көн калып бара. Тиешле әзерлек юк, мышныйм, йөткерәм. Ни бары ике атна элек Каппадокиядә 63 чакрым йөгердем, аның арыганлыгы һаман да үзен сиздерә. Әмма кәефсезләнмим, Истанбул марафоны үзе бер зур бәйрәм. Анда катнаша алу һәм 42,2 чакрым йөгерү олы бәйрәм. Быел бары тик үзем өчен шәхси рекордларсыз гына. Шуны беләм, Каппадокиядәге ультрамафоныннан соң Истанбул марафонында стартка чыгу, Аллаһы боерса ничек булса да финишка килеп җитү - мөһим җиңүем булачак!
Иртән эш, аннары милләт мәсьәләләре, аннары кич белән уку. Өйгә кичке 9да гына кайтып җиттем. Остазым исә, йөгерү планын төгәл куйды, аны үтәргә кирәк. Кичке унынчы яртыда чыгып киттем. Ни өчен? Чөнки ике көннән соң Истанбул марафоны, анда 42,2 чакрым йөгерәсе. Марафонга әзерлек бөтенләй юк диярлек, бераз куркыта. Шәхси рекордлар куярга ниятем булмаса да, марафон ул җиңел генә һава сулап кайту түгел, марафон - шактый мәкерле, нәтиҗәсен алдан белеп булмый торган йөгерү ярышы. Марафон хаталарны гафу итми, аны әкрен йөгерергә җыенсаң да, әзерлегең җитди булырга тиеш. Үз-үземне бераз тынычландыру, бераз булса да әзерлек булсын дип караңгы төндә чыгып киттем. Бүгенгә план шундый иде: 5 чакрымны 5.30 тизлеге белән, аннары 500 метр араны 5 тапкыр 4.50 тизлеге белән, араларында 200 метр әкрен. Ахырдан 2 чакрым әкрен. Беренче бүлеге шактый җиңел бирелде, планнан тизрәк тә йөгерә алдым. Икенче өлешенең 4 һәм 5нче аралары авыррак булды. Эш башкарылды, ялкаулыкка урын калмады. Истанбул марафоны безне көтә!
Истанбул марафонының 15 чакрым ярышында Татар егете Ринас Әхмәдиев беренче булды! Аның вакыты 46.11 минут. Афәрин! Горурланабыз!
Бүген ютубта яңа шәп видео чыгарачакбыз! Бераздан...
ЯҢА ВИДЕО!

Йөгерү Сезнең тормышыгызны яхшы якка ничек үзгәртә ала? Даими йөгерүләр нинди файда китерә ала? Дөньяның матурлыгын күрә башлауда йөгерүнең йогынтысы бармы? Әлеге кыска видеода бу сорауларга җавап таба алырсыз!

Йөгерү - ул физик хәрәкәт кенә түгел, үзенә күрә яңа тормыш ул. Йөгерү кешене үзгәртә: тышкы халәте белән бергә эчке үзгәрешләр дә күзгә бәрелә башлый.

Видео кызык булса "лайк" куярга, социаль челтәрләрдә таратырга, каналыбызга язылырга онытмагыз!

https://www.youtube.com/watch?v=YrYgyCWaePI
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ни өчен без йөгерәбез?
Менә шундый манзараларны күрер өчен, үз аякларыбыз белән искиткеч матур урыннарны үтеп, гади кешеләр үтә алмаган юлларны үтеп, дөньяны башка яктан күрер өчен йөгерәбез!

Тиздән, Каппадокия ультра трейл - 63 чакрымлык йөгерү ярышыннан видео әзер булачак. Әлегә кыска бер мизгелне карый торыгыз.
Channel name was changed to «Йөгерүче көндәлеге»
Исәнмесез!
Кайттым әле мин. Сәхифә исемен үзгәрттем. Кәеф күтәренке түгел.
Бүгеннән йөгерү белән бәйле төрле уйларымны язып барырга ниятлим. Сезгә
дә кызык булса сөенермен.
Әле Сез белмисездер.
Анталиягә күчтек бит
әле без. Инде 4 ай монда.
Озаккамы? Белмим.
Әлегә ошый. Хәтта эссе
җәйне дә ерып чыктык, эремәдек.
Иң мөһиме - вакытында туктый белү. Бүген кичке 6лардан соң йөгерергә чыктым. План буенча 15 чакрымны ашыкмыйча гына әйләнеп кайту иде. Әмма үзем дә сизмәстәй ничектер тиз башладым. Беренче 6 чакрымны уртача 4.30-4.50 тизлеге бн үттем. Йөгерү җиңел, рәхәт иде. Әмма кайбер шикле мизгелләр үзен сиздерә башлады.
Соңгы атна тирәсе Анталиядә әллә атмосфера басымы стабиль түгел, әллә минем давление сикерәме, әллә нәрсә тагын нәрсә. Белмим. 9 чакрымга җиткәндә ниндидер
аңлашылмый торган рәхәтсезлек сизә башладым. Үземне баш әйләнгәндәй
сыман хис иттем. Туктадым. Бераз утырып тордым. Дәвам иттем. Кинәт хәлемнең яхшы булмавын төгәл аңладым. 11,5 чакрымга җиткәч йөгерүне дәвам итмәскә,
өйгә автобуста гына кайтырга
булдым.
Кайвакыт алга атлауны дәвам итәр өчен, туктап кала белергә, үз-үзеңне ишетергә өйрәнергә кирәк.
Channel name was changed to «ТАТАРЛАР ЙӨГЕРӘ»