🔵 Татарский язык Татар теле @tatarc
1.87K subscribers
583 photos
7 videos
90 links
🔵 Обучение татарскому языку

Сеть телеграм-каналов по обучению иностранным языкам

🌐 Реклама, обратная связь @RD700
加入频道
Егет белән кызга

Котлыйсым килә шушы көндә,
Матурым сине генә.
Инде күпме вакыт узган,
Әле без хаман да бергә)))
Матур иде көне лә
Әле хаман күңелдә.
Истән чыкмый ул бер дә
Безнең танышу мәңгегә.
Котлыйм сине бәгърем,
Син минем иң кадерлем,
Җирдәге күбәләгем.
Инде ике ел бергә
Йөрибез икәү генә.
Юлда булган киртәләр,
Безне әйләнеп үтәләр.
Мин бәхетле бу дөньяда,
Сөйгән ярым булганга.
Дусларым янәшәмдә,
Мине яклап торганга.

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Мин мөселман баласы

Бисмилламны әйтеп башлыйм
Мин тотынган эшемне
Башлаган эшне ташламый
Аллах бирсә ярдәмне.

Дин кардәшләр аңлар мине
Укыганда бу шигъремне,
Безнең дин горурлык ул
Язмыйча булмас бит шул.

Ислам диеп тибә йөрәк
Ул безгә һәр чак терәк,
Иманга өнди безне
Коръәнебезнең хәр бите.

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Народная мудрость – большой источник для психологии 😃

☝🏻 Кеше ни эзләсә, шуны табар (татар халык мәкале)
🔍 Человек находит то, что ищет (татарская народная пословица)

СЛОВА:
кеше – человек,
ни – что,
эзләү – искать, разыскивать,
шуны – образ. от шул – это, этот
табарга – находить

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Була бит ул ялгышлар

Әйтә алмый бер кем дә
Ялгышмыйм дип мин бер дә.
Булганнары артта калсын
Яңасын тудырмасын.

Үз хатаңда өйрәнәсең,
Дөньяны танып беләсең.
Алга хәзер атлаганчы,
Ни буласын уйлачы!

Кайгырт син киләчәкне,
Үрнәк ит Үткәннәрне.
Яхшыга гына омтыл
Булма тавышсыз был-был.

Тормышың үз кулыңда,
Уең үз акылында.
Атлый гына күр алга
Күз салма башкаларга.

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Как на татарском красиво назвать вот это состояние – 😡😡😡

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Тол хатынның йозе, кара күмер сыман
Авырлыктан мы әллә инде авыртудан...
Тол хатынның яше тама
Һәр үткән юлларында...

Тол хатынның яше тама
Шәхәр ташларына, урам тузанына...
Тол хатыннын яше тама
Ялгызлыктан сувынган, ялгыз ятагына

Кояш чыга хар таныңда хамам бер тарафтан
Кошлар сайрый шатланышып хаман бер шатлыктан
Бары тик тол хатын, адым ясый
Җитаклап, ятим сабыйларын ..

Кем аңлар соң, тол хатынның
Ни күргәнен, ниләр кичергәнен.
Кем аңлар соң, тол хатынның
Күпме яшь түккәнен бу юлларга...

Һар жомгада, намаз укымасада
Аяк баса зират диварыннан
Яшен туга, күңлен ача сойганена
Туга-туга яшен, сөйгәне каберена..

Кем аңларсың бу дөньяда
Тол хатыннарның, ятим сабыйларның
Ниләр күрүвен бу дөньяда
Кемнәр анлар кемнәр ярдәм кулын сузыр?
Кемнәр кемнәр?!

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Яз кояшы карый тәрәзәмә
Шатлык иңәр иде күңелемә
Берәү ачы яра салмаса,
Йөрәгемә әгәр кагылмаса...

Үзең өчен “чүп” дип алган сүзләр
Әйттең дә син – яшьләнделәр күзләр...
Очлы пычак чәнчеде күк җанымны
Ничек тыим инде кызган канымны?!

Беләм, беләм миндә генә түгел газап.
Тиле кебек барам энәләрдән атлап!
Чәнчеп-чәнчеп ертсалар да аякларым,
Онытырмын җәрәхәтләрнең барын.

Атлагач та, абынамын – кире торам,
Абынганда ачыргаланып мин кычкырам!
Ник бу кадәр бирелдем мин хыялларга?!
Ташланырмын кебек хәзер кыяларга...

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Тәрәздәге төрле бизәкләрне,
Төнлә белмим кемнәр ясаган?
Яздан бирле чирәм үскән җирләр,
Ак карларга тәмам сусаган.

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Язышабыз контактта, дуслашабыз белмэсәктә
Уйныйбыз хисләрдән без, гайбәт сатабыз әлбәттә
Кирәкме шундый язмыш, белмибез шул беребез дә
Виртуаль язмышка без,кереп киттек сизмичә дә.

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Үзем укытучы булгач
Күптән укыган юк иде.
Парта артында китапка
Бер дә тотынган юк иде.

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Язмыш шундый, качып булмый аннан
Никләр генә шулай язылган?
Үкенерлек язмыш сайлавыңа
Кем гаепле,әйтче,йә Ходам?!

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Тик йолдызлар балкый күктә
Миңа карап.
Салкынча җил исеп ала
Чәчләремне тарап.

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань