Несогласие. Отказ
Я с этим не согласен (не согласна) Мин моның белән килешмим (моңа риза түгел)
Я возражаю Мин каршы
Нет, это невозможно Юк, бу мөмкин түгел
Это невероятно Акылга сыймаслык бу
Я не хочу Теләмим
Я не могу Булдыра алмыйм
Нет, так не делайте Юк, алай эшләмәгез
Простите, это не так Гафу итегез, бу алай түгел
Нет, спасибо Юк, рәхмәт
Не разрешается Рөхсәт ителми
Нельзя Ярамый
Очень жаль, но придется отказаться Бик кызганыч, ләкин баш тартырга туры килер
К сожалению, нельзя Кызганычка каршы, ярамый
Никак не могу взять Ничек тә ала алмыйм
К сожалению, я занят(а) Кызганычка каршы, эшем бик тыгыз
Поехать не придется Барырга туры килмәячәк
Вы неправы Сез хаклы түгел
Это исключено Болай булуы мөмкин түгел
#татарский #татарскийязык #татарстан #казань

Гарасатлы ел...
Куян елы гарасатлы булды,
Фаҗигаләр тырный йөрәкне.
Шагыйрь күңелен җәрәһәтләү өчен,
Кайгы-хәсрәт бик күп кирәкме?
Истән чыкмый булган вакыйгалар,
Күзне йомып ятам йокларга.
Анда да бит юләр төшләр кереп,
Батыралар тирән уйларга.
"Локомотив" егетләре вафат,
Тыныч түгел донья, нидер бар.
Җәй аеда баткан теплоходтан,
Ишетелә төрле тавышлар.
Борчыламы әллә сабыйларның,
Бер гонаһсыз, изге җаннары?
Әллә инде газиз кешеләрен,
Сагынамы сөйгән ярлары?
Табигатьнең иксез-чиксез көчен,
Булмый аны язып аңлатып.
Ник сабыйлар туа җир йөзенә,
Китәр булгач яшьли калдырып?
Кайберәүләр саксыз кыланалар,
Кул селтиләр кеше гомренә.
Үлә алар бары акча диеп,
План төзеп килер көненә.
Ришвәтчене таныйм ерактан ук,
Гел кычыта аның куллары.
Чыдый алмый тишеп чыга язган,
Костюмыннан корсак майлары!
Декабрьдә коеп яңгыр ява,
Ахыр заман алды шушымы?
Бармы алда тормыш, яисә бу ай,
Тереклекнең соңгы кышымы?

аю баланы (карга миләше) – бузина
балан – калина
гөлҗимеш – шиповник
дүңкәл – ирга
җиләк – ягода
җир җиләге – клубника
зелпе – жимолость
каен җиләге – земляника
кара бөрлегән – ежевика
караҗиләк – черника
карбыз – арбуз
карлыган – смородина
катырган, крыжовник – крыжовник
кызыл бөрлегән – костяника
күк җиләк – голубика
кура җиләге – малина
миләш, миләш җиләге – рябина
мүк җиләге – клюква
нарат җиләге – брусника
сырганак – облепиха
төче чия – черешня
чия – вишня
шомырт – черемуха
#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍 Популярные разговорные фразы на татарском для самых начинающих.
Привет! — Сәлам!
Добро пожаловать! — Рәхим итегез!
Доброе утро! — Хәерле иртә!
Добрый день! — Хәерле көн!
Добрый вечер! — Хәерле кич!
Познакомьтесь — Таныш булыгыз
Познакомьтесь, это моя семья:.. — Таныш булыгыз, бу минем гаиләм:..
Моя жена, мой муж — Хатыным, ирем
Наши дети — Балаларыбыз
Как ваши дела? — Хәлләрегез ничек?
Спасибо, хорошо — Рәхмәт, яхшы
Я не говорю по-татарски — Мин татарча сөйләшмим.
Вы говорите по-татарски? — Сез татарча сөйләшәсезме?
Вы меня понимаете? — Сез мине аңлыйсызмы?
Я вас понял — Мин сезне аңладым.
Я изучаю татарский язык — Мин татар телен өйрәнәм
Вы говорите слишком быстро — Сез бик тиз сөйлисез
Повторите, пожалуйста, еще раз — Тагын бер тапкыр кабатлагызчы
Извините? — Гафу итегез?
Как это называется по-татарски? — Татарча бу ничек атала?
Правильно ли я говорю? — Мин дөрес сөйлимме?
Как это будет по-татарски? — Бу татарча ничек була?
Как произносится это слово? — Бу сүз ничек әйтелә?
Что означает это слово? — Бу сүз нәрсәне аңлата?
До свидания! — Сау бул! Исән бул!
До новой встречи! — Яңа очрашуларга кадәр!
Спокойной ночи! — Тыныч йокы!
Передайте привет! — Сәлам әйтегез!

Авыл тормышы...
Үз көенә яшәп ята авыл,
Тормыш кайный таңнар атуга.
Чал гасырның бөек җырын көйләп,
Ялгыз нарат усә басуда.
Яшьләр бүген китә шәһәрләргә,
Бәхет эзләп килер көненнән.
Капка төбендәге картлар исә
Моңая күк эчке күңеленнән.
Көтү чыга, унлап сыер калган,
Иске йортны баскан чүп-үлән.
Үсеп килгән бәбкәләрне саклап,
Очып йөри күктә бер тилгән.
Мәсҗедтәге азан тавышлары,
Нурга күмә авыл буйларын.
Туган якны сагынып кайткалыйлар,
Искә алып Сабантуйларын.
Тау башыннан челтрәп чишмә ага,
Тик мул түгел инде сулары.
Элеккеге сыман матур итеп,
Ишетелми гармиун моңнары.
Зиратларда яңа чардуганнар,
Тезелеп киткән бергә янәшә.
Үтсәң әгәр таныш сукмаклардан,
-Исәнме дип авыл эндәшә.
Алга таба авыл яшәеше,
Әйтә алмыйм ниләр күрәчәк?
Сабыр итик, еллар үтү белән,
Серен ачар якты киләчәк"

атама — название
тән әгъзасы — орган
фигыль — глагол
күрү (сәләте) — зрение
ис сизү — обоняние
ишетү — слух
тәм тою — вкус
сиземләү — осязание
күзләр — глаза
борын — нос
колаклар — уши
тел — язык
куллар — руки, бармаклар — пальцы
карау — смотреть
иснәү — нюхать
тыңлау — слушать
тәтергә — вкусить
тоярга — чувствовать
#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Гасыр чире...
Һәр гасырның чире була диеп,
Такташ абый язып калдырды.
Наркотиклар күпме гомерләрне,
Хәсрәт утларында яндырды.
Бу начар чир яп-яшь кешеләрне,
Алып төшә тирән упкынга.
Зинһар дустым андый зәхмәтләргә
Гомереңдә дә син тотынма!
Яз кояшы балкый, хәтерләтеп
Кешелекнең якты тормышын.
Кыек юлга әгәр кереп китсәң,
Авыр диләр табу турысын.
Сүзләремдә туры дөреслекнең
Күреп була асыл мәгънәсен.
Язмыш безне якалардан тотып,
Шул упкынга ташлый күрмәсен!
Доза эзләп, җәфа чигүчеләр,
Больницларда череп үләләр.
Наркотиклар белән сату итеп,
Яшүсмерләр көнен күрәләр.
Төп сатучы тотылмый шул үзе,
Полиция аңа күз йома.
Процентлары килә бара тулып,
Барысы да мәгълум доньяга.

Кайдан белгәннәр
Хәерче дә, бай да түгел идек,
Үскән чакта үстек уртача,
һәр йорт саен җиде-сигез бала,
Искә төшсә, хәзер кот оча.
Төз үссеннәр дипме, борынгылар
Салмаганнар йомшак мендәргә.
Шулай итеп, тормыш сынауларын
Өйрәткәннәр җиңел үтәргә.
Вегетариан дигән чит-ят сүзне
Белмәгәндер әнкәй белүен.
Тик хәтердә, ит-майны чамалап,
Тигез итеп бүлеп бирүе.
Шулай өйрәткәндер, ахры, әнкәй,
Барын-югын бүлешеп яшәргә.
Кечеләрне кече итә белеп,
Олыларга зурлап дәшәргә.
Җиде көрәк белән җир казыдык,
Печәнен дә чаптык тезелеп.
Көянтәләп су ташыган чакта,
Төшмәгәнбез әле өзелеп.
Хезмәт дигән олуг тәрбияне
Күңелләргә тирән салганбыз.
Яланаяк көтү көткән чакта
Таң атканын күреп калганбыз.
Тулысынча

🚗 Транспорт: такси и автобусы 🚕
Где ближайшая автобусная остановка? — In jakan avtobus tuktalyshy kaida? — Ин йакы́н авто́бус тукталышы́ ка́йда?
Какой автобус идет в аэропорт? — Aeroportka kader kajsy avtobus bara? — Аэропо́ртка кадэ́р ка́йсы афтобус бара́?
Часто ли́ ходят автобусы? — Avtobuslar jysh jori? — Афто́буслар йыш йори́?
Когда будет первый автобус? — Berenche avtobus kajchan bulachak? — Бэренще́ афтобус ка́йщан булача́к?
Когда будет последний автобус? — Songy avtobus kajchan bulachak? — Сонго́ афто́бус ка́йщан булача́к?
Есть ли свободные места? — Momkin urynnar barmy? — Момки́н урынна́р бармы́?
Это место занято? — Bu uryn alynganmy? — Бу уры́н алынганмы́?
Простите, это моя остановка — Gafu itegez, bu minem tuktalyshym — Гафу́ и́тэгэс,бу минэ́м тукталышы́м
Где здесь стоянка такси? — Taxi tuktalyshy kajda? — Такси́ тукталышы́ ка́йда?
Вызовите, пожалуйста, такси — Taxi chakyrygyz ele — Такси́ чакырыгы́з эле́
Сколько стоит проезд? — Jul haky kumpe? — Юл хакы́ купме́?
Такси! Вы свободны? — Taxi! Sez bushmy? — Такси́! Сез бушмы́?
Куда вам надо ехать? — Sezge kaja baryrga kirek? — Сезгэ́ кая́ барырга́ кирэ́к?
Мне нужно … — Mina … baryrga kirek — Мина́ ... барырга́ кирэ́к
в аэропорт — aeroportka — аэропо́ртка
на вокзал — vokzalga — вокзалга́
на улицу … — …uramyna — ... урамына́
в центр города — sheher uzenge — шэхе́р узэгенэ́

Көнчелек
Тормыш иткән илнең кочагында,
Реформалар белән иң элек.
Ирек бирми рәхәт яшәү өчен,
Чәчәк ата ярсып көнчелек.
Дус яшәми инде күршеләр дә,
Читләштеләр дуслар-туганнар.
Бик күпләре кара көнчелекнең
Үзәгенә кереп тулганнар.
Көнләшәләр ирләр хатыныннан,
Хатыннары көнли иреннән.
Ә кемнәрдер туеп, китә чыгып,
Аерылып туган җиреннән.
Берәү әгәр йорт тергезә икән,
Икенчесе биек иттереп.
Төзеп куя калай түбәләрен
Болытларга тикле җиткереп.
Талашлардан, сугышлардан тора
Бу тормышның кайнар асылы.
Әллә инде җәйге корылыктан
Кибеп бара кеше акылы?
Көнләшәләр сабый балалар да,
Көнләшәләр картлар, яшьләр дә.
Йозак куеп эчке күңелләргә,
Өйрәнделәр хәзер яшәргә.
Бездә кеше берсен-берсе һаман,
Узышырга теләп чабыша.
Тик шулай да бераз ярлырагы,
Баерактан артта калыша.
Нишләтәсең, гасыры шул,
Үзгәрде бар кешелек.
Җиңеп чыксын киләчәктә
Бәхетле, ак көнчелек!

🔁 Подборка повседневных глаголов, которые нужны нам каждый день 😜
⛳️ Уянам – просыпаюсь
⛳️ Торам – встаю
⛳️ Юынам – умываюсь
⛳️ Йөгерергә чыгам – выхожу на пробежку
⛳️ Ашыйм – кушаю/ем/принимаю пищу
⛳️ Ашарга пешерәм – готовлю еду, пищу
⛳️ Эшкә барам – иду на работу
⛳️ Укырга барам – иду на учебу
⛳️ Фитнеска барам – иду на фитнес
⛳️ Эштән чыгам – выхожу с работы
⛳️ Өйгә кайтам – иду домой
⛳️ Фильм карыйм – смотрю фильм
⛳️ Йокларга ятам – ложусь спать
⛳️ Ял итәм – отдыхаю

“Татар бетә” диючеләргә.
Укымагыз алдан җеназасын,
Татар халкы әле үлмәгән.
Соңгы татар туган туфрагына
Телен кисеп әле күммәгән.
Яши әле яши Тукай теле,
Туфан теле әле үлмәгән.
Укымагыз алдан җеназасын,
Татар халкы әле үлмәгән.
“Әллүки”ле татар күңеленә
Ваемсызлык оя үрмәгән.
Яши әле яши Сәйдәш моңы,
Илһам моңы әле үлмәгән.
Укымагыз алдан җеназасын
Татар халкы әле үлмәгән.
Татар йөрәгендә татар рухы
Чыра төсле янып сүнмәгән.
Кол Шәрифнең, Батыршаның рухы,
Җәлил рухы әле үлмәгән.
Автор: Фаил Вахитов

Мин - кычткан чыпчыгы
Казлар китте җылы якка,
Карап калдым артыннан.
Кайчандыр кош булдым микән,
Җаным кошлар затыннан.
Кыядагы бөркет булып
Ыргылам ак болытка.
Күңелләрем тынгы тапмый,
Горур бөркет булып та.
Сабан тургае мәллә мин,
Моңыннан нечкә хисем.
Җирне күк белән бәйләүче
Тургайдыр минем исем.
Күчмә кошкай түгел лә мин,
Җаннарымда - таң чыгы.
Туган ягын якын иткән
Мин - кычыткан чыпчыгы.

Җитәкчегә
Сез безнең Чаллы җирендә,
Җитәкче - билгеле Кеше.
Сезнең кебек җитәкчегә,
һәр кешенең төшә эше.
Кемдер керә чәчәк сорап,
Кемдер сорый помидорын,
Сез бирәсез кызганмыйча
Безгә хәзинәдә барын.
Ярдәмчеллегегез өчен
Ходай да сезне аралый.
Шуңа сезнең помидор да
Безнеке кебек каралмый.
Җыйнап әйтсәк, кешеләргә
Булышыр өчен тугансыз.
Шуңа гади Әнисәдән
Зур ..... булгансыз.
Рәхмәт сезгә, барсы өчен,
«Йолдыз» чире башланмасын.
Бәндә сезгә бик рәхмәтле,
Хак Тәгалә ташламасын.
һаман шулай яшәгез сез
Бирешмичә моңга, зарга.
Рәхәтләнеп эшләгез сез,
Без сөенербез сез барга.