Бүген, 14 август көнне, сәгать 9:30-16:00 кадәр Яңа Усы авылында, сәгать 10:00-12:00 кадәр Яңа Сәет авылының Серп и Молот урамында ремонт эшләре башкарылу сәбәпле электр бирү туктатылып тора.
Фото – ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде
#ут_булмый
Фото – ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде
#ут_булмый
❤1
Мөслим телевидениесенең 13 август (2025) чыгарылышы: https://vk.com/video-78072920_456243035
#МөслимТВ
#МөслимТВ
VK Видео
Мөслим ТВ - 13.08.2025
Мөслим телевидениесенең 13 август (2025) чыгарылышы
❤1
Кичә Мөслим мөхтәсибәте "Туган якка мәхәббәт" темасына квест оештырды.
"Балалар кыюлык, җитезлек, зирәклектә көч сынаштылар. Спорт уеннары уйналды. Туган җирне, Ватанны ярату хакында сөйләштек. Уеннарда 150 ләп бала катнашты. Барысына да тәмле конфетлар таратылды.
Балаларны туплап алып килгән укытучыларга, әти-әниләргә, әби-бабайларга, уеннарны оештырырга ярдәм иткән волонтерларга, хәләл акчаларына күчтәнәчләр алган спонсорларга ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сабыйларыбызга бәхетле балачак, якты киләчәк телибез", - дип хәбәр итәләр Мөслим мөхтәсибәтеннән.
📸 Фотолар - Мөслим мөхтәсибәтеннән.
#дин_вә_вөҗдан

Forwarded from ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана
📗🥇Проект Ак Барс Банка в числе лучших корпоративных книг
Социальный проект «Подарок первокласснику» от Ак Барс Банка стал призером Первого международного конкурса «Лучшая корпоративная книга - 2025».
Онлайн издание-комикс «Приключения Барсика и его друзей в космосе» победило в номинации «Лучшая цифровая версия корпоративной книги».
Проект представляет собой книгу, которая становится порталом в онлайн-игру. С 1997 года ежегодно более 50 тысяч первоклассников республики получают обучающую книгу на двух государственных языках. В этом году их ждет путешествие по достопримечательностям Республики Татарстан.
Книга прививает детям общечеловеческие ценности, участвует в формировании их личности детей, помогает вырастить здоровое и счастливое поколение, что соответствует стратегии Ак Барс Банка по устойчивому развитию.
Реклама. ПАО «АК БАРС БАНК» 6+

Бүген Р хәрефенә башланган исемнәрне барлыйбыз.
Нәселегездә, туган-тумачаларыгыз арасында мондый хәрефкә башланган нинди исем йөртүчеләр бар?
https://vk.com/wall-78072920_133011
Исемнәр тәкъдим иткәндә, бәлки сезнең истәлекләрегез дә яңарыр. Комментарийга язсагыз, иң кызыклыларын "Авыл утлары" газетасында бастырырбыз.
Сүзлек #МөслимнеңИсемнәрБакчасы хештегы ярдәмендә туплана. П хәрефенә исемнәр монда: vk.com/wall-78072920_132588

❤3
#безгә_язалар
Махсус хәрби операциядә һәлак булган күршем Илнур Шабаевның якты истәлегенә багышлана.
Авыл читендәге карт имән бик күпне күрде. Ул балаларның аның тамырлары янында уйнаганнарын, гашыйкларның аның ботаклары астында пышылдашуларын, өлкән буынның аның күләгәсендә ял итүен хәтерли. Хәзер имән сугышны гына күрә. Аның куәтле ботаклары снаряд кыйпылчыклары белән сындырылган, кабыгы пуля эзләре белән чуарланган...
Күзләре урман чикләвеге төсле бер егет – Шамил аның тамырлары янына посып ята. Ул бары сапер гына, шулай да сугышның бөтен авырлыгын үзе аша үткәрә. Күптән түгел генә трактор йөрткән куллары хәзер күгәргән тимерчыбыкларны сындыра һәм миналарны зарарсызландыра. Аның әле күптән түгел генә кояш нурлары иркәләгән йөзе корым һәм тузан белән капланган.
Кичә ул дусты Илһамны югалтты. Илһам шат күңелле, ачык йөзле, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер егет иде. Аңардан бары тик кыйпылчыклар һәм төсе уңган кечкенә фотосурәт кенә калды. Анда үзе тоткан балыкны учына кыскан Илһам елмая...
Бүген Шамил авыл янындагы мина басуын зарарсызландырырга тиеш. Бу – бик куркыныч миссия, ләкин аңа ничек булса да бу заданиене үтәргә кирәк. Мина басуы артында – авыл, авылда – аның әнисе. Егет шулай күз алдына китерде. Чал чәчле ягымлы әнисе, аның догалары сугышта аны саклап йөртә, күңеленә җылы биреп тора иде.
Ул акрын гына кыр аша үтте. Һәр адымында йөрәк тибеше сизелә иде. Егетнең тыны кысылды, куллары калтыранды. Шамил үлем һәм дары исе аңкыган җир исен тойды. Һәр минут мәңгелек булып тоелды. Кинәт ул металл әйбергә басты. Тәненнән кайнар дулкын үтте. Егет, хәрәкәтләнергә куркып, катып калды. Мина! Шамил, игътибарын туплап, акрын гына эшли башлады, куллары төгәл һәм оста хәрәкәтләнде. Вакыт мәңгелек кебек тоелды. Бер сәгать. Ниһаять, мина зарарсызландырылды. Шамил җиргә утырды. Аның йөзе агарган, тәне, арыганлыктан, җиңелчә калтырый иде.
Егет эшен дәвам итте. Ул әнисен, туган авылын коткарырга тиеш! Алар хакына исән калырга, дошманны җиңәргә ант итте. Читтә сүзсез торган карт имән боларның барысын да күреп торды. Имән егетнең батырлыгын, сабырлыгын, Ватанын, әнисен, туган илен өзелеп яратуын күрде. Агач, бик күп гомерләрне өзгән, язмышларны җимергән, әмма кеше рухын сындыра алмаган сугыш серен дәшми-тынмый гына саклады...
Гөлшат Солтанова, Мөслим гимназиясенең педагог-китапханәчесе.
📸 Фото – ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде.

❤5
"Туган як" агрофирмасының алдынгы комбайнчысы Рөстәм Афзалов:
– Быел унҗиденче сезон урып-җыю кампаниясендә катнашам. Унҗиде сезон эшләп, әле бер тапкыр да быелгы кебек мул уңыш җыеп алган юк иде. Гектарыннан 80 центнер – гаҗәеп күрсәткеч бит! Мин эшли башлаган чорда хезмәт куйган абыйлар бу саннарга ышанмас иде. Юктан гына бар булмый, әлбәттә. Мул уңыш һәр кешенең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Эшкә күтәренке кәеф белән киләбез, сөенә-сөенә хезмәт куябыз. Һава торышы мөмкинлек биреп, шулкадәр уңган икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп итсен.
📸 Фәридә Гайнетдинова фотосы.
#авыл_хуҗалыгы

#файдалы_киңәшләр
🍯 ✔ Балны иснәп карагыз, аннан чәчәк исе килергә тиеш.
✔ Кабып карагыз. Чын бал баллы гына түгел, ул азрак әчкелтемрәк. Балны авызда тотыгыз, ул тамакны кытыкларга тиеш.
✔ Балны кашыкка алып агызып карарга кирәк. Чын бал кашыкка чолгана, акрын гына өзелмичә нечкә җеп булып ага.
✔ Балның сыйфатының төп билгесе — аның куелыгы. 1 л банкага уртача 1 кг 400 г бал керергә тиеш.
Май балы диюгә, күп умартчы көлеп карый. Теория ягыннан караганда, бал кортлары май аенда бал җыя ала. Әмма яхшы умартачы аны бал кортларының балаларыннан тартып алып, ояны хәлсезләндермәячәк. Бу — җәйге муллыкта кәрәзләрнең буш калуына китерергә мөмкин.
Кайбер умартачылар керем артыннан куып, язын бал кортларын шикәр ширбәте белән тукландыра. Мондый балның бернинди файдасы юк, ул аксыл төстә була, балга хас чәчәк исе дә сизелми.

3,1 млн. рублей единовременно при заключении контракта в Татарстане!
Вступай в Армию Победы! Подпиши контракт на военную службу и получи единовременную выплату 3,1 млн. рублей. Оформление займет немного времени, медкомиссия в среднем около 1,5 часов, всё в одном месте.
Боевой опыт и наличие воинских специальностей не имеют значения. Тебя научат, помогут и поддержат. Экипировка, боевое слаживание, подбор воинской специальности, дорога - всё это предоставляется и оплачивается.
У нас одна цель – Победа! Чтобы узнать подробности - звони 8 (800) 222-59-00 или 8 (960) 062-98-96, переходи по ссылке https://heroes-tatarstan.ru или заполни анкету https://yangx.top/sluzhbakontraktrt_bot

#актуаль
Район метеостанциясеннән алынган мәгълүматка караганда, августның беренче ункөнлегендә 27 миллиметр яңгыр яуган
Явым-төшем күләме буенча август рекорд куя
Нормада ул 19 миллиметр булырга тиеш. Икенче декадада явым-төшем күләменең нормасы – 12 миллиметр. Быел икенче декаданың беренче өч көнендә үк яңгыр күләме нормадан 3,5 тапкыр артык яуган!
Фото – «Татар-информ» архивыннан