Укытучылар, тәрбиячеләр арасында коронавирус белән чирләүчеләр шактый. Аларга вакцина ясатырга тәкъдим ителә. Мөгаллимнәр исә чирне алдан йоктыручылар сафында булса да, вакцина ясатырга шикләнә. Азатлык берничә укытучы белән сөйләште.
Азатлык Радиосы
Коронавирус: авырган укытучылар саны арта
Укытучылар, тәрбиячеләр арасында коронавирус белән чирләүчеләр шактый. Аларга вакцина ясатырга тәкъдим ителә. Мөгаллимнәр исә чирне алдан йоктыручылар сафында булса да, вакцина ясатырга шикләнә.
Япониядәге Цукуба университеты студенты Мидзуки Сакурама чит илләрдә яшәүче татарларның туган телләрен ни дәрәҗәдә куллануын өйрәнеп диссертация язган.
Азатлык галимәдән фәнни эшен әзерләгәндә ниләр ачыклаганын, кайсы илләрдә татарлар туган телләрен яхшырак саклаганын, мәктәпләр булмаган шартларда татар теленең үсеш мөмкинлекләре турында сорашты.

Мидзуки Сакурама: "Читтәге татар телне мохиткә карап сайлый"
Япониядәге Цукуба университеты Социаль-һуманитар фәннәр югары мәктәбе студенты, татар-япон кызы Мидзуки Сакурама-Накамура белән әңгәмә.
Бүген Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәсендә рота командиры Дмитрий Прилепкодан сорау алынды. Ул төнге йокы вакытында гаскәр низамнәмәсе укылырга тиеш түгел, аның өчен аерым вакыт бар дип белдерде.
Моңа кадәр Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәгә биргән аңлатмаларында "кизү торганда өч тәүлек йокларга бирмәделәр" дип сөйләгән иде.
Моңа кадәр Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәгә биргән аңлатмаларында "кизү торганда өч тәүлек йокларга бирмәделәр" дип сөйләгән иде.
Азатлык Радиосы
Шәмсетдинов командиры төнлә йокы вакытында гаскәр низамнәмәсе өйрәнелергә тиеш түгел дип белдерде
Узган елда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәсе дәвам итә.
Дөнья татар яшьләре форумы оештырган "Ачык университет" сайтында "Татар дизайны: файдалы материаллар" дип аталган курс барлыкка килде.
Курс 5 темага бүленгән: татар хәрефләре һәм каллиграфия, рәсемнәр һәм милли орнаментлар, милли кием, татар образы һәм милли архитектура. Сайтта теркәлгәннәр аны бушлай уза ала. https://www.azatliq.org/a/30987598.html

Ачык университет татар дизайны турында курс әзерләде
Курсны университет сайтында узып була. Лекцияләрне укуда галимнәр, танылган сәнгатьчеләр катнашты.
Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында композитор Эльмир Низамовның "Алтын Казан" мюзиклы премьерасы узды. Ул быелгы "Үзгәреш җиле" проекты кысаларында дип тәкъдим ителде. Премьерада хәбәрчебез булып кайтты.
Азатлык Радиосы
"Алтын Казан" мюзиклы — Казаныбызга мәдхия"
Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында композитор Эльмир Низамовның "Алтын Казан" мюзиклы премьерасы узды. Ул быелгы "Үзгәреш җиле" проекты кысаларында дип тәкъдим ителде.
Татарстан һәм Башкортстанга коронавируска каршы вакцинаның беренче партияләре килеп җитте.
Башлап ул авырулар белән эшләүче медикларга, укытучыларга, социаль хезмәт күрсәтүчеләргә ясалачак диелә. https://www.azatliq.org/a/30988184.html
Башлап ул авырулар белән эшләүче медикларга, укытучыларга, социаль хезмәт күрсәтүчеләргә ясалачак диелә. https://www.azatliq.org/a/30988184.html
Азатлык Радиосы
Коронавируска каршы вакцина Татарстан һәм Башкортстанга да килеп җитте
Татарстан һәм Башкортстанга коронавируска каршы вакцинаның беренче партияләре килеп җитте. Башлап ул авырулар белән эшләүче медикларга, укытучыларга, социаль хезмәт күрсәтүчеләргә ясалачак диелә.
⚡️ Казанда милли мәгариф турында сөйләшүгә журналистлар кертелмәгән.
Татарстандагы югары уку йортлары ректорларының киңәшмәсеннән журналистларны ишек төбеннән кире боргыннар. Аларны чарага кертмәскә әмер булды, дип белдерде үзен Казан кооператив институтының Яшьләр сәясәте үзәге хезмәткәре дип таныштырган Роберт Стешенко.
Азатлыкка билгеле булганча, әлеге чарада Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Русия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева чыгыш ясарга тиеш булган.

Казанда милли мәгариф турында сөйләшүгә хәбәрчеләрне кертмәделәр
Татарстандагы югары уку йортлары ректорлары җыелып уку йортларында татар теле язмышы, милли мәгариф турында сөйләште, ләкин башланыр алдыннан журналистларны куып җибәрделәр.
Казан һәм Татарстан митрополиясен моңа кадәр Екатеринбур митрополиты вазифасында булган Кирилл җитәкләячәк. Бу турыда карарны Урыс православ чиркәве җитәкчелеге кабул иткән. https://www.azatliq.org/a/30990108.html
Азатлык Радиосы
Казан һәм Татарстан митрополиты вазифасына Екатеринбур митрополиты Кирилл куелды
Карарны Урыс православ чиркәвенең Изге Синоды утырышы кабул итте.
— Ни өчен Сез Мәскәүдә җитәкчелек иткән ун ел эчендә йөздән артык чиркәү төзелгән һәм бер генә яңа мәчет тә салынмаган?
Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш бүлгесе татарлары мохтарияте Мәскәү башлыгы Сергей Собянин исеменә хат юллаган. Хатның авторы — мохтарият рәисе Гаяз Ямбаев белән әңгәмә кордык.
Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш бүлгесе татарлары мохтарияте Мәскәү башлыгы Сергей Собянин исеменә хат юллаган. Хатның авторы — мохтарият рәисе Гаяз Ямбаев белән әңгәмә кордык.
Азатлык Радиосы
"Тормышымның мәгънәсе — Мәскәүдә мәчет булдыру"
Мәскәү шәһәренең көньяк-көнчыгыш бүлгесе татарлары мохтарияте Мәскәү башлыгы Сергей Собянин исеменә хат юллаган. Мохтарият мэрдан башкалада яңа мәчетләр төзү вазгыятенә ачыклык кертүне сорый. Хатның авторы — мохтарият рәисе Гаяз Ямбаев белән әңгәмә кордык.
9 декабрь — Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне. Татарстанда ришвәтчелекнең үз төсмере бар ди "Сираҗи сүзе" газеты баш мөхәррире, ришвәтчелек хакында язучы Искәндәр Сираҗи. Ул Азатлык сорауларына җавап бирде.
Азатлык Радиосы
Искәндәр Сираҗи: "Бүгенге систем кешене ришвәткә тартып кертә"
"Сираҗи сүзе" газеты баш мөхәррире Азатлыкка Татарстандагы ришвәтчелек турында сөйләде.
#югалту
Татарстанның халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясов вафат булды. 90нчы еларда ул "Татарстан" дәүләт телерадиоширкәтендә өлкән мөхәррир, музыкаль тапшырулар мөдире вазифасын башкарды. Танылган җырчыга 81 яшь иде.

Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов вафат
Танылган җырчы 2019 елда 80 яшьлек юбилеен билгеләгән иде.
Мәскәү өлкәсенең Власиха шәһәре мәхкәмәсендә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының "Казан унлыгы" дип аталган төркеменә карата чыгарылган хөкем карарларына каршы апелляция утырышлары башланды. Соңгы утырышны Азатлык хәбәрчесе дә күзәтте.
Азатлык Радиосы
"Казан унлыгы": террорчылык белән шөгыльләнмибез"
Мәскәү өлкәсенең Власиха шәһәре мәхкәмәсендә "Казан унлыгы"ның апелляция шикаяте карала. 8 декабрь узган утырышны Азатлык хәбәрчесе дә күзәтте.
10 декабрь — Халыкара кеше хокуклары көне
Гади авыл кешесе үз хокукларын ничек яклый, алар бозылган очракта кайда, кемгә мөрәҗәгать итә ала? Ике ел элек Азатлык шундый бер очрак — Кукмарадагы Хафизовлар гаиләсе турында язган иде. Бүген ул вакыйганың ничек тәмамлануын ачыкларга булдык.

"Полиция бер бәйләнә башласа, гел бәйләнә"
10 декабрь — Кеше хокуклары көне. Гади авыл кешесе үз хокукларын ничек яклый, алар бозылган очракта кайда, кемгә мөрәҗәгать итә ала? Ике ел элек Азатлык шундый бер очрак — Кукмарадагы Хафизовлар гаиләсе турында язган иде. Бүген ул вакыйганың нәрсә белән тәмамлануын…
⚡️Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Алинә Әхмәтова дару белән Татарстан бюджеты хисабына тәэмин ителәргә тиеш дигән карар чыгарды.
Апаста яшәүче өч яшьлек Әмирә турында Азатлык элегрәк язды. Ул сирәк авырудан интегә. Дәвалану өчен аңа кыйммәтле дару кирәк. Бу даруны бюджет хисабына алу каралган булса да, Әмирәнең әти-әнисенә моңа ирешү өчен озак вакыт мәхкәмә юлын таптарга туры килде.

Мәхкәмә өч яшьлек Әмирә дару белән Татарстан бюджеты хисабына тәэмин ителергә тиеш дигән карар чыгарды
10 декабрь Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Алинә Әхмәтованың Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына карата шикаяте турында карар чыгарды. Апаста яшәүче өч яшьлек Әмирәгә дарулар Татарстан бюджеты хисабыннан алыначак.
Экспертларның берсе Рамилгә "кеше үтергәнче, асылынсаң әйбәтрәк булыр иде" дигән. Икенчесе "кеше үтергәнче, башкаларның оекбашларын юсаң әйбәтрәк булыр иде" дигән.
Читадагы хәрби мәхкәмәнең чираттагы утырышында Рамил Шәмсетдиновка уздырылган психиатрия экспертизасы нәтиҗәләре турында сүз барган.
Читадагы хәрби мәхкәмәнең чираттагы утырышында Рамил Шәмсетдиновка уздырылган психиатрия экспертизасы нәтиҗәләре турында сүз барган.
Азатлык Радиосы
Шәмсетдинов психиатрия экспертларының басымы турында сөйләде
Бүген Читада хәрби мәхкәмәдә Рамил Шәмсетдинов эшенең чираттагы утырышы тәмамланды. Анда Рамилнең психик сәламәтлеген тикшерү нәтиҗәләре каралды.
Русия аннексияләгән Кырымның Югары мәхкәмәсе ATR кырымтатар телеканалы җитәкчесе, Кырымтатар дөнья конгрессы вице-президенты, Кырымның элекке вице-премьеры Ленур Ислямовны 19 елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды.
Азатлык Радиосы
Кырымдагы мәхкәмә ATR кырымтатар каналы җитәкчесе Ленур Ислямовны 19 ел колониягә хөкем итте
ATR телеканалы җитәкчесе Ленур Ислямов читтән торып хөкем ителде.
Математик һәм сәяси тоткын Азат Мифтахов arXiv.org сайтында төрмәдә язылган яңа мәкаләсен бастырды.
Ул инглиз телендә язылган һәм "Modulus of continuity for a martingale sequence" ("Мартингейл эзлеклелеге өчен өзлексезлек модуле") дип атала.
Ул инглиз телендә язылган һәм "Modulus of continuity for a martingale sequence" ("Мартингейл эзлеклелеге өчен өзлексезлек модуле") дип атала.
Азатлык Радиосы
Сәяси тоткын Азат Мифтахов төрмәдә яңа фәнни мәкаләсен бастырган
Математик һәм сәяси тоткын Азат Мифтахов arXiv.org сайтында үзенең яңа мәкаләсен бастырды. Ул инглиз телендә язылган һәм Modulus of continuity for a martingale sequence дип атала.
Казанда җырчы Рафаэль Ильясов белән хушлаштылар
10 декабрь Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе моргы яныннын Татарстанның халык артисты, җырчы Рафаэль Ильясовны соңгы юлга озаттылар.
Мәрхүм коронавирус йоктырып узган атна хастаханәгә салынган булган. Шушы чирдән вафат булганга, аны туганнарына пыяла аша гына күрсәттеләр. Мәрхүмне моргтан табутта чыгардылар. Җеназа намазын уку һәм хушлашу мөрасиме хастаханә янында оештырылды.
Рафаэль Ильясов Казанның мөселман зиратында җирләнде.

артисты, җырчы Рафаэль Ильясовны соңгы юлга озаттылар. Мәрхүм коронавирус йоктырып узган атнада хастаханәгә салынган булган. Шушы чирдән вафат булганга, аны туганнарына пыяла аша гына күрсәттеләр.
Башкорт активистлары Уфада Зәки Вәлидигә һәйкәл булдыруны таләп итте.
Башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Зәки Вәлиди тууына бүген 130 ел тулды.
Башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Зәки Вәлиди тууына бүген 130 ел тулды.
Азатлык Радиосы
Башкорт активистлары Уфада Зәки Вәлидигә һәйкәл булдыруны таләп итә
Башкорт милли хәрәкәте вәкилләре республика хакимияте Зәки Вәлидине читкә кага дип саный.
#минемчә
Шушы көннәрдә Казанда узган "Алтын Казан" тамашасы премьерасы сурәтендә татар мәдәниятендәге бүгенге тәрәккыят, мирасны һәм традицияне яңа калыплар аша бирү, милли эчтәлекне саклап калу, әдәбиятның бүгенге хәле турында әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова белән сөйләштек.

Миләүшә Хәбетдинова: "Килмешәк мәдәният төзү белән шөгыльләнәбез"
Азатлыкның "Минемчә" проектында татар җыры, театр сәнгате, әдәбиятның бүгенге торышы, ни өчен яшьләргә мәйдан бирелмәве турында әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова белән сөйләштек.