🔵 Татарский язык Татар теле @tatarc
1.87K subscribers
578 photos
8 videos
90 links
🔵 Обучение татарскому языку

Сеть телеграм-каналов по обучению иностранным языкам

🌐 Реклама, обратная связь @RD700
加入频道
Мин - кычткан чыпчыгы

Казлар китте җылы якка,
Карап калдым артыннан.
Кайчандыр кош булдым микән,
Җаным кошлар затыннан.

Кыядагы бөркет булып
Ыргылам ак болытка.
Күңелләрем тынгы тапмый,
Горур бөркет булып та.

Сабан тургае мәллә мин,
Моңыннан нечкә хисем.
Җирне күк белән бәйләүче
Тургайдыр минем исем.

Күчмә кошкай түгел лә мин,
Җаннарымда - таң чыгы.
Туган ягын якын иткән
Мин - кычыткан чыпчыгы.

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Җитәкчегә

Сез безнең Чаллы җирендә,
Җитәкче - билгеле Кеше.
Сезнең кебек җитәкчегә,
һәр кешенең төшә эше.

Кемдер керә чәчәк сорап,
Кемдер сорый помидорын,
Сез бирәсез кызганмыйча
Безгә хәзинәдә барын.

Ярдәмчеллегегез өчен
Ходай да сезне аралый.
Шуңа сезнең помидор да
Безнеке кебек каралмый.

Җыйнап әйтсәк, кешеләргә
Булышыр өчен тугансыз.
Шуңа гади Әнисәдән
Зур ..... булгансыз.

Рәхмәт сезгә, барсы өчен,
«Йолдыз» чире башланмасын.
Бәндә сезгә бик рәхмәтле,
Хак Тәгалә ташламасын.

һаман шулай яшәгез сез
Бирешмичә моңга, зарга.
Рәхәтләнеп эшләгез сез,
Без сөенербез сез барга.

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Табиб дуска

Мәрхәмәтле һөнәрләрнең
Берсе - табиблык эше.
Юбиляр дус! Сез күпләргә
Саулык өләшкән кеше.

Гоиер буе сез саваплы
Эшне гамәл иткәнсез.
Игелекле эш кылганга,
Күркәм, гүзәл икәнсез.

Шәфкатьлелек һәм изгелек
Биз сезнең күңелне.
Халык сезгә бик рәхмәтле,
Шул - зур бәхет түгелме?

Дусларны дус, туганнарны
Якын, туган итәсез.
Бик күпләргә үрнәк булып,
Гомер юлын үтәсез.

Балаларга терәк - әни,
Иргә - тормыш иптәше.
Күпме кеше горурланып,
Сезгә, дустым, дип дәшә.

Болай яши белүчеләр
Фани дөньяда сирәк.
сезнең кебек яшәү өчен
Сездәге йөрәк кирәк.

Сокланабыз сезгә карап,
Күзем тимәс, дип, беләм.
Чын күңелдән тәбриклибез
Күркәм юбилей белән.

Һаман шулай, бүгенгечә,
Шатлык белән яшәгез.
Күңел тынычлыгы бирсен
Сезгә изге эшегез.

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Гади тормыш,гади язмыш,
Мин дә гади буламын
Син дә гади булам дисәң,
Бозма тормыш юлларың...
Яшә бугенгесе белән,
Киләчәккә карама
Киләчәкне белеп кенә,
Булмый качып сынаудан.

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Классташларга

Барам көн дә укырга,
Класташларым янына.
Яшибез бит без бергә,
Уку елы дәүрендә.

Укып, чыгып китәрбез,
Югарыга менәрбез.
Кайберебез керер эшкә,
Кызлар чыгар кияүгә.

Очрашулар уздырырбыз,
Дуслар белэн юырбыз.
Хәрберебез ул вакытта,
Гаилә корып торырбыз.

Телим дуслар бәхет сезгә,
Ак юллар гомрегезгә.
Аллах бирса киләчәктә,
Яшәгез сез чәчәктә.

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Ятим бала

Үтеп барам урамнан,
Бер баланың каршыннан.
Кызыл күзле ул бала
Ялгызы басып тора.
Яшьле бит аның күзләре,
Сизлә! Кайгылы, йөрәге.
Мин түзмәдем, дәштем аңа:
-Ник бер үзең син бала?
Әллә инде адаштың?...
Аның кайгылы йөзләре,
Яшьле лә бит күзләре.
Ул миңа бирде җавап,
Минем тәнем куйды калтрап.
-Мин, ди-абый ялгызым,
Балалар йортыннан качтым.
Рәхәт түгел миңа анда,
Үкенәм кайчак туганга.
Кая икән әнкәем?
Хыялдыгы әткәем?
Аларны килә күрәсем
Нык кочаклап, үбәсем.
Шуннан кызкай башын ия
Үзе яшьле күзен сөртә.
Һәм кинәттән түзә алмый.
Кычкырып елый башлый.

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Хәерле иртә! Начинаем утро с нового слова дня 💡

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Кем көтте минем шигырьне

Тапмагач мәгьнә язуда
Уйладым башка язмаска.
Түзеп тордым уйламыйча,
Ак кәгазгә сүзләр язмыйча.

Беркем укырга теләми,
Минем сүзләр кирәкми.
Хыялый дип уйлыйлар
Әйтергә генә кыймыйлар.

Өметсез кебек хыялым
Файдасыз булган уйларым.
Язып кына дөньяда
Булмый яшәп хаманда.

Язу бит ул хөнәр түгел,
Түгел инде ул шөгел.
Сәләт юк бит бар кешедә,
Ә кайсы булып та бетерә.

Син яшәүдән тәм тапкач
Бу фикерне укыгач,
Игътибар бирмә сүзләргә
Бары салып куй йөрәгеңә.

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
🇷🇺 Очень надеемся, что вам не всё равно, но такие выражения знать тоже нужно 😕

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Объясняем место нахождения татарча 😎

Предлоги русского языка в татарском передаются послелогами. Правила просты: сначала говорится предмет (прочерки на картинке), а затем нужный послелог.

Разберём:
🧀 сыр эчендә – внутри сыра,
🧀 сыр алдында – перед сыром,
🧀 сыр өстендә – на сыре,
🧀 сыр артында – за (позади) сыром,
🧀 сыр һәм сыр арасында – между сыром и сыром,
🧀 сыр янында – рядом с сыром,
🧀 сыр астында – под сыром.

Замените сыр на нужный объект, иии вуаля 🎉 И ещё, скоро у нас будет интересный материал по послелогам 😋

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань
Егет белән кызга

Котлыйсым килә шушы көндә,
Матурым сине генә.
Инде күпме вакыт узган,
Әле без хаман да бергә)))
Матур иде көне лә
Әле хаман күңелдә.
Истән чыкмый ул бер дә
Безнең танышу мәңгегә.
Котлыйм сине бәгърем,
Син минем иң кадерлем,
Җирдәге күбәләгем.
Инде ике ел бергә
Йөрибез икәү генә.
Юлда булган киртәләр,
Безне әйләнеп үтәләр.
Мин бәхетле бу дөньяда,
Сөйгән ярым булганга.
Дусларым янәшәмдә,
Мине яклап торганга.

#татарский #татарскийязык #татарстан #казань